Алар икесе дә бер авылдан, бер үк мәктәптә укыганнар. Язучылар әйтмешли, бер һаваны сулап, бер чишмә суын эчеп үскәннәр. Сүзем матурлыгы, уңганлыгы, эчкерсезлеге һәм шаянлыгы белән бөтен кешене үзенә карата торган Резедә һәм типсә тимер өзәрдәй, тырыш, батыр, акыллы егет Динар турында.
Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, кыз, әнисе эзеннән, медицина юлын сайлаган. Ә Динар, армияга барып, хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, төзүчеләр әзерли торган көллияттә укып чыга да, калада эшли башлый.
Икесе дә әти-әни тигезлегендә, гаиләдә татулык, тәртип кенә күреп үскән яшьләр, бер-берсен бик яратканга, өйләнешергә булалар. Җор телле, бер кеше янында да югалып калмый торган Динар үзләренең яшәр почмагын да булдыра. Кечкенә генә булса да, кеше өстендә тору түгел инде, ни дисәң дә үзебезнеке дип, аңа шатланып туя алмыйлар.
Уңган, кызларын өзелеп яратучы кияүне Резедәнекеләр бик якын итәләр. Кулларыннан килгәнчә яшь гиаиләгә ярдәм итәргә генә торалар.
Динарның әти-әнисе дә киленнәрен бик ярата. Кечкенәдән үз күз алларында үскәч, аның тырышлыгын да, тәртиплелеген дә, пөхтәлеген дә белеп-күреп торалар бит. Аның белән улларының һичшиксез бәхетле буласына ышаналар.
Кызлары тугач, Динар белән Резедәдән дә бәхетле кеше булмагандыр. Тәүге кат әби-бабай булган кода-кодагыйларның да тормышлары түгәрәкләнеп китә.
Ике як әти-әниләр булышлыгы, Динарның үҗәтлеге, яхшы дусларының ярдәме белән йорт салып чыгалар. Икенче балалары – нәсел дәвамчысы булган улларын өр-яңа нигезгә алып кайталар. Сөенеч өстенә сөенеч кенә килеп тора. “Бәхетебезгә күз тимәсен”,-дип пышылдый Резедә иренә.
Гаиләгә кергән акчага өйгә җиһазлар сатып алалар. Барысы да заманча, матур булсын дип тырыша ир белән хатын. Балаларына да бөтен уңайлыкларны тудырырга тели алар.
Уңган Резедә, кечкенә балам бар, дип тик ятмый, өй тирәсендә бер буш урын да калдырмыйча, аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә утырта. Эшсез тора белми ул. Шатлыктан арыганнары да сизелмәгәндер инде.
Әмма Динарның көннән-көн үзгәрә баруын сизеп, Резедә пошманга төшә. Эчми дә, тәмәке дә тартмый, чит хатыннар белән чуала дияр идең – эшеннән вакытында кайта бит.
Аптырап кала хатын. Әллә эшләрендә бер-бер борчулары туды микән, дип анысын да белешеп карый. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар юклыгы ачыклана.
Динарны алыштырып куйганнармени?! Юк-бар өчен тавыш чыгара башлый. Гомердә хатынына кул күтәрмәгән ир, чүп нәрсә өчен Резедәгә сугып җибәрә.
Озакламый, ир бөтенләй кыйбласын югалта. Моңарчы хыянәте сизелмәгән булса да, башка хатыннар белән чуалып йөри башлый… Резедә барына да күз йомарга тырыша, иренең кыланмышларын кичерә килә. Кайсы ир-ат белән булмый андый “маҗаралар”, туктар әле дип өмет итә.
Шулай кирәктер инде, миңа шулай язгандыр дип, ун еллап түзеп яши хатын. Бәхетләренә күз тигән дими, нәрсә дисең инде…
Әмма көннәрнең берендә, Динар Резедәне ике баласы белән бергә куып чыгара. Озакламый, алар законлы рәвештә аерылышалар. Ике якның гаиләсе өчен дә дөньяларының асты-өскә килгән мәле була бу…
Балаларын авылга кайтарып куя да, үзе хастаханәдә эшли башлый Резедә. Ике як әби-бабай да оныкларын тигез күреп яраталар, ялгыз анага кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Динарның бу кыланмышын аңламаган әнисе бөтенләй авыруга сабыша. Үз улын танымый ул. Имче-томчы карчыкларга, күрәзәчеләргә барып карый. “Бозым керткәннәр”,-дип әйтәләр. Барысы да шуңа ышанып яши бирә.
Ә чынлыкта исә, Динар әфьюн белән бәйләнгән була. Резедә моны белеп алгач, чактан гына арт ягына егылмый. Бар кыланмышлары да шуннан булган, димәк! Ничек иренең халәтен сизмәгән соң ул?! Башына да килгән нәрсә түгел шул инде…
Күп еллардан соң Динар гафу сорап хатыны һәм ике баласы янына килә. Аларны өйдән куып чыгаргандагы сүзләрне дә әйтми, ул чактагы дорфалыгын да югалган була… Тик Резедә кичерми ирен. Чөнки сагыш-борчулары узган, балалар аякланган – берсе өйләнгән, берсе кияүдә инде, аңа нигә кирәк хәзер ир?! Тормыш йөген ялгызы гына тартты, дөрес, әти-әниләр ярдәменнән ташламадылар анысы. Барыбер дә сыңар канатлы хатын-кызга бу тормышта җиңел түгел инде. Ир аркасына ышыкланасы килгән чакларында Динары алар турында уйлап та карамады бит.
Динар карт әтисе белән яшәп ята хәзер. Ә әнисе күптән үлде инде. Улының борчулары аяктан еккан иде карчыкны, шуннан тора алмады…
Резедә исә шәһәрдәге бер бүлмәле якты, җылы фатирында яшәп ята. Көн саен өеннән кеше өзелми: әле берсеннән-берсе кечкенә, татлы оныклары белән балалары җыела, әле аның шәфкатьле кулларының ярдәме тигән кешеләр хәл белергә киләләр. Тормышы бушка узмаган, язмышы катлаулы булса да, Ходайга шөкер итеп яши ул.
Көн саен намазын укый Резедә. Якын кешеләренә сәламәтлек, Динарга тыныч картлык тели. Нәрсә булса да балаларының әтисе бит. Ачу-үпкәләр онытылган инде, барысы да артта калган.
Серемне сиңа чишәм