Үзенә “хыянәт иткән” Кәримәне кичермәде Шәүкәт, араларын өзеп, икесен дә бәхетсез ясады… [гыйбрәтле хәл]

Дөньясы түгәрәк, гаиләсе нык, балалары үсеп килә, тормыш иптәше дә аның өчен йөрәген өзеп бирергә әзер. Бер уйласаң, Кәримә үзен бәхетсез дип әйтмәс иде. Тик нидер җитешми, нидер читләтеп үтә кебек тоелган хисне кая куясы?! Сагыну, юксыну, үзәк өзгәләнүләре – болар барысы да беренче һәм гомерлек мәхәббәте белән бәйле…

Бигрәкләр дә яратышып йөрделәр шул алар Шәүкәт белән. Бер алманың ике яртысы кебек, бер-берсенә шулкадәр туры килеп, килешеп торалар иде. Йолдызлы күкне Айсыз күз алдына китереп булмаган кебек, Кәримәне дә Шәүкәттән башка күрү читен иде. Чөнки алар кайда гына барсалар да, гел бергә җитәкләшеп йөрделәр.

Дөрес, әлеге матур пардан көнләшүчеләр дә булмады түгел, булды. Араларына гайбәт сүз дә кыстырып карадылар. Тик көчле мәхәббәт андый гына узгынчы җилләргә бирешмәгән иде. Биредә Шәүкәтнең зирәклеге, Кәримәнең сабырлыгы да мөһим урын алып торды.

Әмма чираттагы гайбәтне атлап чыга алмадылар яшьләр. Тугрылыкларына, саф хисләренә күз тиде, ахры…

Шәүкәткә кемдер Кәримәне хыянәттә гаепләп сөйләгән. Егетнең эш буенча бер атнага күрше республикага барган вакыты иде. Имеш, Шәүкәтнең юклыгыннан файдаланып, Кәримә үзе артыннан игътибар күрсәтеп йөргән егет белән очрашкан. Бик күрәсе килсә, аларның очрашуларыннан фотосурәтләр дә табып була ди…

Кемгә кирәк булган әлеге ялган, гайбәт, буш сүз?! Кәримәне үзәге өзелеп сөеп йөргән Зариф эше бу. Шул рәвешле, бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның араларын бозарга теләгән һәм теләгенә ирешкән дә…

Үзенә “хыянәт иткән” кызны кичерә алмый Шәүкәт, Кәримәнең сүзен, аңлатуларын тыңлап та тормыйча, араларын өзә. Яшьлек шаукымы, каударлыгы белән ясалган ашыгыч адым иде бу. Кеше сүзе аркасында дөрләп янган мәхәббәтләре сүнде.

Авыр вакытында янәшәсендә терәк-таяныч, һәрчак тыңларга, ишетергә әзер булган Зариф Кәримәнең ире булып куйды. Моны күпләр абайламыйча да калдылар, хәтта кыз үзе дә никахыннан соң гына аңына килде.

Ни эшләгәнен дә аңламыйча, Кәримә Шәүкәте янына чабып барды. Күңелендәге барлык ачу-үпкәләрен әйтеп салды: “Синең ялгышың минем зур ялгышымны тудырды. Нишләдем мин?”– дип ярсып елады ул.

Хаталарны аңлаган Шәүкәт үгетләп тә, ялынып та яраткан кызын бу адымнан туктатырга теләде, тик соң иңе инде…

Шәүкәтнең юк-бар сүзгә ышануы, Кәримәнең бик ашыгыч адым ясавы ике гашыйкның мәхәббәтен чәлпәрәмә китерде. Кызны күптәннән яратып йөргән күрше авыл егете Зариф кына бу хәлдән җиңүче булып чыкты.

Баштарак бик читен булса да, соңрак Кәримә тормышына ияләште. Зариф бик яхшы, аңлаучан ир булып чыкты. Беркайчан да хатынына каныкмады.

Уртак балалары тугач, дөньялар бөтенләй үзгәреп киткән төсле тоелды. Кәримә тормышының мәгънәсен баласында күрде. Ире, ничектер, икенче планга калды кебек. Әйе, Зариф бик кирәк иде аңа, улына кирәк иде. Әмма җанына рәхәтлек бирә торган кешесе түгел иде шул ире.

Шәүкәтнең күз карашларын, кайнар кочакларын сагынган чакларында туктаусыз аккан яшьләрен тыеп тора алмады Кәримә.

Чөнки аның ихлас күңелле, саф җанлы Шәүкәте эчеп кешелектән чыгып бара иде. Аның турында берәр сүз чыкса, Зариф гел төрттереп куйды: “Миңа рәхмәт әйт, хатын, миңа! Хәзер исерек ирнең пычрагын җыеп яшәгән булыр идең әле”.

Юк, әгәр дә Шәүкәт Кәримәгә өйләнгән булса, эчкечелеккә бирелмәгән булыр иде! Хатын барын да яхшы аңлый: йөрәк ярсуын баса алмаганга күрә аракыга үрелгән ул – Шәүкәт тә бит Кәримәне бик яраткан иде. Үз ялгышы аркасында икесен дә бәхетсез итте.

Озакламый Кәримә икенче баласын алып кайтты. Гаиләләре тулы, җитеш тормышта яшиләр. Яшьлек мәхәббәтнең бәхетле булуын күрептер, Шәүкәт тә әле бер, әле икенче хатын белән очрашты. Тора-бара гына, күрәсең, азрак мәхәббәте суынып, эчуен ташлады һәм гаилә корып җибәрде.

Тик шулай булса да, алар барыбер икесе дә җанына тынычлык тапмады. – Шәүкәт тә, Кәримә дә.

Әйе, тыштан берәүгә дә күңелләрендәге хисләрне сиздермәделәр. Бигрәк тә, бер-берләренә. Ә йөрәкләрендәге ярсу басылмады, киресенчә, вакыт узган саен сызлавыгы кузгалып кына торды.

Берсендә, түзмичә, Шәүкәт Кәримәнең кесә телефонын табып шылтыратты. Күптән ишетелмәгән таныш, якын, газиз тавышлардан икесе дә имәнеп, сүзсез калдылар.

Кәримә трубканың теге башында эндәшмәүче кешенең Шәүкәт икәнен аңлады. Бераз сүзсез торганнан соң: “Миңа шылтыратма инде син, Зарифка беленер… Берүк гаиләмне җимерә күрмә. Бер тапкыр бәхетемне урладың инде, балалар хакына булса да, башка минем белән очрашу эзләмә,-диде Кәримә.

Чын күңеленнән әйтте бу сүзләрне. Әйе, хәзер аның ике баласы бар. Тормыш бөтенләй башкача дәвам итә. Яшьлек, саф хисләр беркайчан да йөрәктән җуелмаслар. Ир хакын да хаклап яшәргә бурычлы бит хатын. Зарифы аны менә дигән тормышта, җил-яңгырдан саклап кына яшәтә. Яратмасаң яратмыйсың инде ул, хет бар яктан да килгән ирне дә яратмыйсың… Тик Зарифны хөрмәт итәргә бурычлы Кәримә, шул хөрмәт белән яшәп яткан көннәре…

Серемне сиңа чишәм

Бәйле