Миңнеханов бүләк өләшкәндә микроавтобусны татарча сорарга әйтә, кечкенә малай аңа «син» дип дәшә [видео]

14 декабрьда Казанда Татарстан президенты халыкны кабул итү көнендә кайберләренең гозерен үтәде . //Tatar Today//

Әлмәт районының Урсала авылыннан бер ханым президенттан үзенең ишле гаиләсе өчен микроавтобус сорап мөрәҗәгать итә. “Ирем 30 еллап “Татнефть”та эшләде. Хәзер гаиләбездә авыр вакытлар. Кызганычка каршы,  үзебез микроавтобус ала алмыйбыз. Балаларым барысы да машинага сыеп бетми, яртысы кала. Шуңа сездән микроавтобус сорыйм”, дип әйтә ул елап. Миңнеханов бу ханымның үтенечен үтәп, “Татнефть” директоры Наил Магановка микроавтобус алырга куша. Ләкин сорау белән чыккан апага бер кисәтү дә ясый: “Икенче юлы минем белән очрашканда бу микроавтобус инде картаеп беткәч, татарча сөйләшерсез инде”, ди ул.

Чаллыдан 6 яшьлек Николай Волковның да теләген үти Рөстәм Миңнеханов. Малай аннан күнекмәләр өчен яңа картинг сорый. Президент Николайга Яңа ел бүләге итеп картинг бүләк итә. “Мин дә тиз йөртергә яратам. Киләчәктә бу спорт төре белән уңышлар яула. Киләчәк Яңа еллар белән сине!”, ди Миңнеханов. Малай: «Сине дә!», дип җавап бирә. Президент ишетеп бетермичә: «Нәрсә ди ул?», диеп сорау кайтара. Ишеткәч, кечкенә Николайга рәхмәтен җиткерә.

 

Бәйле