Казанда Tatarkaның 1нче чыгышында ук 100ләгән яшьләр «Алтын»ны җырлый [видео]

14 декабрьда Казанда үткән «Little Big» концертының соңгы номеры булып Ирина Смелая «ТАТАРКА — АЛТЫН» җырын башкарды. «Алтын» хиты белән танылып өлгергән җырчы беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясады.  //Tatar Today//

Халык Смелаяны күрүгә, җырның музыкасын ишетүгә үк сикерә, кул чаба, ташкан хис-тойгылары белән бүлешә башлады. Җырчы хитын үзе башкармады да диярлек, аның урынына халык үзе җырлады. Бу хит чын вирус сыман, кешеләрне кабыза, җырларга, сүзләрне кабатларга, ятларга этәрә.

Элегрәк әйтеп үткәнчә, видеоблогер Ирина Смелаяның бу беренче клибы. Тумышы белән ул Чаллыдан. Ирина «Татарские будни» блогын алып баручы буларак танылган. Бу клипның режиссеры — хезмәттәше, иптәше Эльдар Джахаров, ә сүзләр авторы булып, Yummy Music Казан лейблы директоры Ильяс Гафаров тора.

Бәйле