«Тиз сынучан сөякләр» — апалы-сеңелле Демьяновлар кешеләргә рәнҗешле түгел, язмышка рәнҗешле…

Бу фатирның ишек кыңгыравына ике тапкыр басарга кирәк. Гаҗәпләнмим, чөнки беренче басудан гына ишек ачылмаячагын төгәл беләм. Ачылачагында да шигем юк, чөнки биредә яшәүчеләр һәрвакыт өйдә… Шәһри Казан

«Игътибар итегез безгә!»

Менә бүген дә ишекне, гадәттәгечә, Светлана ачты. Бер күзе кылый, ә икенчесе урынында чи ит кенә калган хатын тезе белән генә шуышып хәрәкәтләнә. Аяк­ларның тездән аскы өлеше арттан сөйрәлеп йөри. Бот тирәсе дә түм-түгәрәк шарны хәтерләтә – һәммә җире шеш. Өйдә борынны, күзне кисеп керә торган чыдап булмаслык ят ис. Ләкин сер бирергә ­ярамый – уңайсыз. Шулай да Светланага: «Шушы эт, песиләреңне ­кайчан чыгарып җибәрерсең икән, Света», – дип елмайган булам.

Казанның Восстание урамында яшәүче, дөресрәге, җан асраучы апалы-сеңелле Людмила һәм Светлана Демьяновалар белән 2009 елда танышкан идек. Ул чакларда алар турында бөтен Казан сөйләде, дүрт стена арасында тоткын халәтендә яшәүче авыруларның язмышларын белеп алганнан соң, бертуганнарга ярдәм кулы сузучылар да күп булды. Бу юлы да аларның хәлен белергә дип килүем иде. Светлана һәм Людмила – ике бүлмәле фатирда ялгызлары гына гомер итеп ятучы I төркем инвалидлар. Авыруларын медицина терминнары белән яза башласак, тулы бер бит кирәк булыр иде. Аларның һәрберсе – гомерлек һәм савыга алмаслык. Кызларның диагнозлары халык телендә «тиз сынучан, бәллүр, пыяла сөякләр» дип йөртелә. Төп авыруларына тагын башкалары иярә.

Светлана азмы-күпме хәрәкәтләнгәч, өйдәге үзе эшләрдәй эшләрнең барысы да аңа йөкләнгән. Мең газап белән чәй кую, ачтан үлмәслек итеп кенә ашарга әзерләү дә аның бурычы. Әмма тышкы, күренеп тора торган авыруыннан тыш, аның әле психик яктан да тайпылышлары бар. Кызып китеп, кычкырып атарга, үз сүзен сүз итәргә, алдын-артын уйламыйча, ничек тели, шулай эшләп куярга да мөмкин. Хәл белергә килгән кешеләргә зыяны тими анысы, әмма апасы Людага аннан шактый җәфа күрергә туры килә. Анысы исә, киресенчә, көннәр буе инвалид арбасында утыра. Авыруына карамастан, бик сабыр, гаҗәп дәрәҗәдә укымышлы, акыллы.

 

Казан халкы алар турында әниләре вафатыннан соң белгән иде. Ул чакта иң якын кешеләрен югалткач, чарасызлыктан, ялгыз­лыктан һәм көчсезлектән ни эш­ләргә белми калган инвалидлар матбугат чараларына мөрәҗәгать итте. (Әтиләре бар барлыкка, әмма аның исеме булса да, җисеме юк. Алты елдан артык күрешкәннәре дә юк икән. – Авт.)
– Безнең менә шундый шартларда җан асрап ятуыбыз турында белгәч, күпләр ярдәм кулы сузды. Акча, ризык алып килүчеләр, өй җыештыручылар, безне чиратлашып караучылар, ремонт ясаучылар да булды. Барысына да Алланың рәхмәте яусын. Бу ярдәм булмаса, без әлеге көнгә кадәр яшәмәгән дә булыр идек. Тик болар барысы да вакытлыча гына булды һәм бу гадәти күренеш. Моңа аптырарлык та түгел. Шулай итеп, күпмедер вакыттан соң без тагын ялгыз калдык. Мин хастаханәгә эләккәч, Светлана чарасызлыктан, кабат «Эфир» каналын чакырткан, аннан соң безгә тагын игътибар артты, – дип сөйли 40 яшьлек Людмила.

Тамчыдан күл җыела

Тәкъдирләренә савыга алмаслык авырулар язылган бу кешеләр нинди ярдәмгә өмет итә соң? Аларның хәлен бераз гына булса да яхшыртыр өчен без, гап-гади кешеләр, нәрсә эшли алабыз? Шушы ук сорауларны Людага да бирдем.
– Безнең янга атнасына берничә тапкыр ярдәмче килеп йөри иде. 2010 елның августыннан алып 2011 елның гыйнварына кадәр аңа хезмәт хакын ниндидер бер оешма түләп торды. Шуннан соң алар ябылгач, үзен Алмаз дип таныштырган бер изге күңелле кеше ярдәм итте. Ул безне караучы апага ай саен 8 мең сум түләп тора иде. Соңгы вакытта 4 мең сум бирде. Бу караучы кешебез башка эшкә урнашса, андый бәягә генә килеп йөрмәячәк инде. Ул өйне җыештыра, керләрне юа, үзебезне юындыра, чүп түгә. Ул да атнасына ике тапкыр килүдән туктаса, тагын ярдәмчесез калабыз. Безне карарга булышучыга айлык хезмәт хакын түләп барырдай мәрхәмәтле кешеләр булса, яхшы булыр иде, – дип елый Людмила.

Мәскәү районының социаль яклау бүлегеннән килеп йөрүче социаль хезмәткәрләр бар да ул. Хәзерге вакытта аларның хезмәте – 1500 сум. Әмма аларның эше кибеттән ризык алып килү белән генә чикләнелә, дип аңлата авырулар.

Бу хакта без Мәскәү районы­ның социаль яклау бүлегенә дә җиткердек. Алардан алынган рәс­ми мәгълүматлар буенча, бертуган Демьяновалар, чыннан да, реестрда учетта тора. Аларга социаль хезмәткәрнең ярдәме дә тәкъдим ителгән, тик инвалидлар аннан баш тарткан.
– Моны алар хезмәт өчен тү­ләргә акчабыз юк, дип аңлата. Билгеле, идән юган, ашарга пешергән, өй җыештырган өчен хезмәткәргә аерым бер күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш. Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Демьяноваларга һәрдаим барып, аларга тиеш булган хезмәтләр турында аңлату эшләре алып баралар. Әмма алар өйгә килеп, билгеле бер хакка ярдәм итүче кешеләрдән дә, картлар һәм инвалидлар йортына барудан да, социаль ашханәдә тукланудан да, волонтерлар ярдәменнән дә баш тарта. Моннан тыш, аларга 2010 елдан башлап, һәр ел саен матди ярдәм күрсәтелә, җылылыкка субсидия алыр өчен документлар тупларга да булышалар. Болардан кала, апалы-сеңелле авыруларга һәртөрле иҗтимагый оешмалар һәм аерым кешеләр һәрдаим ярдәм итеп тора, – диләр социаль яклау бүлегендә.

Бертуган Демьяновалар икесенә бергә 30 мең сум пенсия ала. Әмма торак-коммуналь хезмәтләргә, кыйммәтле даруларга, ярдәмчеләргә түләгәннән соң, ашарга бик аз акчалары кала. Мин килгәндә дә суыткычлары буп-буш иде. 60 кв метрлы фатир өчен торак-коммуналь хезмәтләргә 4500 сум (февраль аенда гомумән 7500 сум түләү килгән) түләнсә дә, өйләре дә салкын. 2009 елда йортка капиталь төзекләндерү ясаган булганнар. Демьяновалар сүзләренә караганда, шуннан соң фатирда салкын була башлаган. Су исәп-хисаплагычы да куелмаган икән. Анысына Светлана каршы.

 

– Мин бик кыен хәлдә калдым. Бөтенесен башым, аңым белән аңласам да, үзем берни дә эшли алмагач, тулысынча кеше ярдәменә мохтаҗ булгач, сеңлемчә яшәргә туры килә, – дип көрсенә ул. – Ә минем бит хыялым бар! Диңгез күрәсем, аның исен иснисем, шунда балкучы кояш нурлары белән хозурланасым килә. Үпкәләрем, сәламәт кешенеке белән чагыштырганда, егерме процент кына сулый. Минем сәламәтлегемә ничек файдалы булыр иде бу диңгез! Аннан соң нинди дә булса эш эшлисем, хезмәт хакы аласым килә. Интернет буенча эш эзләп караган идем дә, алдакчылар тозагына эләгүдән куркам, анда эш башлар өчен гел акча сорыйлар.

Бер җылы сүз…

Инвалидлар ункөнлеге вакытында да мөмкинлекләре чикле булганнарга һәртөрле ярдәм күрсәтелде, алар тарафына булган игътибар тагын да артты. Светлана һәм Людмила Демьяновалар да читтә калмаган. Аларга социаль яклау бүлегеннән күчтәнәчләр белән килгәннәр.
– Шунысы кызганыч, инвалид­лар декадасында үткәрелә торган чараларның бик күбесе безнең хәлдәге кешеләр өчен түгел, – ди Людмила. – Мәсәлән, бушлай чәч кистерү. Минем чәчне кисәргә акча түләп тә бик сирәкләр алына, чөнки буем кечкенә булганлыктан, кисәр өчен уңайсыз. Бушлай мунчага шулай ук бара алмыйм. Кино карарга да йөри алмыйм инде мин. Безнең өчен саф һава суларга чыгу да җәһәннәм белән бер бит. Урамнан кемне дә булса ярдәмгә чакырырга кирәк, тик теләк белдерүчеләр генә аз. Узган якшәмбедә салкында 40 минут өйгә керә алмыйча тордык. Бик өшедем, – ди Людмила.

Аларның иң курыкканнары – кешелек дөньясыннан аерылып, бер ялгызлары калу. Берничә ай буена япа-ялгыз яшәп, авырулар кеше белән аралашуга сусаган. Алар хәлендә моннан да куркынычрак нәрсә була алмас кебек, әмма ябык ишекләр артында үлемнән дә яманрагы юк…
Әгәр дә бәла өстенә бәла килеп торган бу инвалидларга ярдәм кулы сузасыгыз, нинди дә булса яхшылык эшлисегез килсә, редакциягә шалтырата аласыз. Матди ярдәмнән башка, алар гап-гади игътибарга, җылы сүзгә дә мохтаҗ.

Ялгыз калган яки үзләре генә өйдән чыгып йөри алмаган инвалидлар нинди ярдәмгә өмет итә ала?

Авыр хәлдә калган мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм картларга социаль хезмәткәрләр өйгә килеп ярдәм итә.

Әгәр инде авыру, карт кеше үз-үзен карый алмаса, тәрбияләрдәй якын кешеләре булмаса, аларны бөтенләйгә яки вакытлыча стационар учреждениегә урнаштыру мәсьәләсе карала.

Кешегә социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләсе урындагы социаль яклау органнары тарафыннан хәл ителә. Моның өчен ярдәмгә мохтаҗ кешегә яки законлы вәкилгә гариза язарга һәм документлар тапшырырга кирәк. Шуннан соң социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасы эшләнелә. Монда социаль хезмәт күрсәтү формасы, төрләре, күләме, шартлары, вакытлары һәм башкалар күрсәтелә.

Шәхси программа кешенең ихтыяҗына карап төзелә. Әгәр әлеге ихтыяҗлар ниндидер сәбәпләр белән үзгәрсә, программага да үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әмма бу үзгәрешләр өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк кертелми.

Социаль хезмәтләр өчен тулы яки өлешчә түләргә кирәк. Әмма балигъ булмаган балалар, гадәттән тыш хәлләр вакытында зыян күргән, хәрби халыкара конфликтларда зыян күргән, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләргә һәм инвалидларга әлеге хезмәт бушлай күрсәтелергә тиеш.

Бәйле