«Ризыкның итлесе, кремның яхшысы, салатның төрлесе — ир тоту кыйбатка төшә миңа»

Кем ничектер, әмма мин акчаны тартып-сузып көчкә җиткереп барам. Әле эшләмичә түшәмгә төкереп ятсаң бер хәл иде, көне-төне эшереләм бит. Өстәвенә, авылда яшәүче әни дә, туганнарым да агызып ук тормаса да, тамызмыйча калмыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Үзебез үстергән бәрәңге, кишер, суганын ашыйбыз дигәндәй. Итне тә моңарчы сатып алганыбыз юк. Әни белән бергә үстерәбез дә, суйгач, бергәләшеп бүлешәбез. Тик әни олыгайды шул инде. “Кирәкми. Эше күп”, – ди. Кайнаналарымның мөмкинлекләре була торып та, асрамыйлар терлекне. Иркен урында яшиләр, малны көтүгә дә чыгарасы түгел, югыйсә. Минем туганнар, әнә, булдыра алганча ярдәм итәргә генә торалар, ә ир ягыннан беркайчан да файда булганы юк.

Нинди бай туганнары була торып та, берсе-бер булышмый. Кешедән теләнергә язмасын инде, анысы. Әмма бик авыр вакытта тормышны ничек тә яхшы якка үзгәртергә кыл да селкетмәгән иргә карап, ничек ачу чыкмасын инде?! Ике балабыз үсеп килә. Аларга күпме киткәнен үзем генә беләм бит. Кызыбыз югары сыйныфта укый. Башкалардан калышасы килми, билгеле. Сумканың да матуры, аяк киеменең дә кыйммәтлесе кирәк. Әле ярый икебез бер чама үлчәм киябез. Аннан калганны үзем киеп бетерәм. Улыбыз да мәктәптә. Аңа чалбар, күлмәк җиткереп булмый. Икенче аяк киеме дә тиз ашалып бетә. Алып кына өлкер! Кешедән калышмасын, кимсенеп үсмәсеннәр ди-ди, бөтен эшкә алынам.

Акча керсен, тормышыбыз яхшырсын дип тырышам инде. Кичләрен телемне асырдай булып, көчкә өйгә кайтып керәм. Шул чагында бик канәгать кыяфәт белән телевизор пульты тотып утырган иргә карап, и-и кайныйм да соң! Ничек шуның кадәр тыныч булып була икән ул, ә? Ул да эштән кайткан дип атала инде. 17 мең сумнан да артыграк акча алганы юк. Аның каравы, ай саен 20 мең сум кредит түләп барасы бар.

Иске машинабызны сатып, авылга кайтып-китеп йөрергә дип, яңаны алган булган идек. Иремнең эшләмичә торганы юк анысы. Әмма типсә тимер өзәрдәй, багана кадәр ир өчен ул акча – юк акча бит инде ул. Бер эшенә береккән, бүтәнен эзләми дә. Инде ярар, китмәсен дә ди, икенче, өченче эшкә урнашып була бит. Әнә, минем җизни кайда гына эшләми! Көндез берсеннән кайта да, төнгә каравылга китә. Төне буе йокламый ул анда. Иртәнгә кадәр итекләргә олтан салып чыга. Кулы оста булгач, кешеләр дә күп килә, заказлары күп. Апа әйтә: “Мин аны күрмим дә”, – ди. Ә минем ир кайта да утыра, кайта да утыра. Озын-озын ике көн ял вакытында да беркая китеп эшләми хет.

Ул өйдә булгач, әллә никадәр пешерергә-төшерергә кирәк бит. Ярый ла җиңелчә ризык белән генә чикләнсә, дәшмәс тә идең. Аңа итле булсын, тәмле булсын, төрле булсын бит. Бушка узган ул көннәр өчен бик эчем поша инде. Башка ирләр булса, сөйләшеп, бура бурау, түбә ябу эшенә алына. Бераз булса да файдам булыр ди. Ә минекеннән берни юк. Әле алай гына да түгел, яллар җиттеме, авылга, әниләре янына ашкына башлый. Әйтерсең, анда безгә төяп җибәрәләр. Мин кайнаналарыма кайтырга да каршы түгел анысы. Әмма кайкач-кайткач, буш кул белән дә килеп кереп булмый бит. Бер кат кибеткә туктап, яхшы чәй, йомшак конфет, җиләк-җимеш аласың. Өстәвенә, кайтып кире килер өчен машинага бензин да салырга кирәк. Ирнең хезмәт хакы алган кредит кадәр дә түгел бит, бар да миннән генә чыга!

Бөтенләй бөлгенлеккә төшкән көннәрдә күршедә генә яшәүче Рәзинә дустыма кереп, бурычка сорап торам. Ул беркайчан кире борып чыгармый, үз вакытың белән бирерсең, ашыкма, дип тә өсти әле, рәхмәт төшкере. Рәзинә бик иртәли кияүгә чыкты. Әмма ире бигрәкләр дә эчте аның. Бергә, ялгышмасам, 8 генә ел торып калдылар. Ике балалары булды. Бик каты кыйный ук башлагач, түзмәде Рәзинә, аерылды. Бу фатирда ирнең өлеше юк иде, ул авылына кайтып китте. Рәзинә балалары белән монда калды. Исерек ир белән тормышның бәрәкәтен күрмәгән Рәзинәм, аерылгач, рәхәтлеккә кинәнде дә соң инде!

Авылда үскән тырыш кыз, оста куллы, эшендә дә мактаулы. Моңарчы юньсез иргә киткән акчалар хәзер Рәзинә кулында гына. Ул кадәр мактасам да, бөтенләй үк балда-майда йөзми инде йөзүен. Әмма эшләгән акчасы читкә акмый бит. Үзендә генә кала, балаларына тота. Шуңа да запас белән яши ала. Авыр чакларда менә шул Рәзинәм коткара инде мине. Янымда ялкау, селкенергә куркып яшәгән ир булмаса, минем тормыш та Рәзинәнеке кебек булыр иде бит, уйлап карасаң!

Ир көйләүгә бөтен эшләгән акчам китә бит минем! Күптән түгел шушы уйдан башыма авыр таяк белән биргән кебек булды, валлаһи! Ярты төн уртасы дип тормадым, иргә киткән чыгымны торып утырып, яза-яза санадым. Аңа һәрвакыт биткә сөртә торган кремның кыйбатлысы кирәк. Чөнки кырынганнан соң очсызлысы тән тиресен кызарта. Ризыкның итлесе, салатның төрлесе булсын. Өстәвенә, киемнең дә матуры, сезонына туры китереп кенә алынганы кирәк. Бензинны әйткән дә юк. Шунда ук үземә, балаларга киткән чыгымны саныйм. Өчебезнекен бергә кушсаң да, ирнеке кебек булмый икән бит! Ир тоту бик кыйбатка төшә икән бит миңа. Өстәвенә, күпме нервы бетә, җитмәүчелек аркасында балалар каршында сүзгә киләбез. Шулай булгач, ирнең миңа кирәге нидә?

Бәйле