Күренекле артист Равил Шәрәфиев нигә Камалдан китәргә уйлаган?

Сәнгать фәннәре кандидаты, ГИТИС профессоры Анна Степанова кичә, 22 декабрьдә, татар театрының 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Конференция Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узды. Анна Степанова Камал театрында уздырылган тантаналы кичәнең дә шәрәфле кунагы иде. //Татар-информ//

Юбилей кичәсен караганнан соң Анна Степанова Facebookтагы битенә татар театрының күренекле артисты Равил Шәрәфиевнең театрдан китүе турында хәбәр элгән. «Баскычка җитеп килгәндә мине Равил Шәрәфиев дәшеп туктатты. Кире борылдым. Без кочаклаштык. “Мин сезне шундый яратам”, дим. Ул: “Беләм, — ди. — Спектаклемне уйнап бетерәм дә, театрдан китәм ди. Ярарга тырышу кебек килеп чыкмасын өчен алдарак сезнең янга килмәдем”, ди. Зур, акыллы, үткен, ул беркемгә дә охшамаган, ул — Фәрит Бикчәнтәевнең “Өч сеңел”ендәге гаҗәеп Чебутыкин – бүген шушы кеше минем белән хушлашты… Миңа әллә нәрсә булды, сиксән яшьлеге алдыннан театрдан китергә җыенган бөек Шәрәфигә соклануым, ихтирамым күз яшьләремә әверелде. Ансыз нәрсә булыр”, — дип язган социаль челтәрдәге битенә театр белгече.

Мәскәү кунагы Минтимер Шәймиевнең юбилей тантанасындагы чыгышын кичәнең иң яхшы өлеше дип атаган. “Ярты сәгатьләп камалларны ничек яратуы турында сөйли алган, артистларны исемләп белгән тагын бер шушы дәрәҗәдәге чиновникны күрсәтә алырсызмы? Театрның аңа ни дәрәҗәдә кадерле булуы, театр белән горурлануы күренеп тора”, дигән Анна Степанова һәм “Камал театрында илдәге иң яхшы труппа тупланган”. — дип өстәп куйган.

Бәйле