Яңа ел алдыннан гаиләгез белән фотога төшәргә онытмагыз [Казанның студияләре]

Яңа ел җитәргә аз вакыт калып бара. Шуңа күрә, хәтердә калырлык итеп, Яңа ел фотолары ясар өчен, берничә фотостудия сайладык. Шуны сезгә тәкъдим итәбез. //ProKazan.ru//

ONE STUDIO

Бу студия Казанда әле теге елны гына барлыкка килде. Фотостудияның мәйданы 330 квадрат метр. Ул башка студиялардан үзенчәлекле фотозоналары белән аерылып тора. Сүз уңаеннан, алар монда бишәү. Яңа елга бизәлгән мәйданчык та килгән кунакларны сөендерер.

Бәясе: Һәрбер мәйданчыкта төшеп карар өчен сәгатенә 1500 сум бирергә туры киләчәк. Әгәр дә мондагы фотографның төшерүен теләсәгез 3500 сум булыр. Ләкин акцияләр дә каралган: залны 4 кеше арендаласа сәгать 8.00дән 12.00 хәтле — 1000 сум гына түлисе. Ә сәгать 12.00дән 22.00га кадәр – 1200 сум.

Адресы: Жуковка урамы, 2 йорт, телефон номеры: 239-15-34

«ЗАВОД» фотостудиясе

«Завод» – ул Казан шәһәренең Кабан буенда урнашкан фотомәйданчыгы. Монда берничә функцональ мөмкинчелек бар. Беренчедән, сез студияга машинагызда ук керә аласыз. Монда 4 цех, 15 фотозона эшли. Мәсәлән, «7 ROOMS » цехының үзендә үк берничә фотозонасы бар: кызыл алмалар белән Яңа ел стилендә эшләнелгәне, Яңа ел белән бәйле, ләкин аксыл-соры төсмерләрдә эшләнелгән, “Тиффани” фотозонасы, атынгычлы фотозона, «3D хайтек» яңартылган стильдәге зона. Шулай ук, монда лекцияләр уздырырга теләгәннәр өчен, аерым аудитория арендалап була.

Бәясе: һәрбер цех аерым бәядә. «Лофт» цехы сәгатенә 900 сумнан, “Винтаж» цехы – 700 сум, фотоҗиһазлар сәгатенә 300 сумнан. Яңа ел «7 ROOMS» цехы – фотоҗиһазлар белән 1500 сум. Циклорама – 1500 сум бер сәгатькә. Машина белән керү иң кыйбатлысы – сәгатенә 5000 сум.

Адресы: Тукай урамы, 113а йорты, телефон номеры: 8 (937) 289-0000

“Воздух” фотостудиясе

“Воздух” фотостудиясе – табигый яктылык һәм иркен мәйданчыгы белән аерылып тора. Казан үзәгендә урнашкан. Түшәм озынлыгы 4 метрга җитә, студияда ике зур панорамалы тәрәзә бар, идәннәре чын агачтан. Мәйдан зурлыгы 96 квадрат метр. Килгән кунакларның иҗтыяҗында көтү зонасы һәм гримерка бар.

Бәясе: Эш көннәрендә сәгатенә 800 сум, 8 кеше килсә ярый. Ял һәм бәйрәм көннәрендә – 1000 сум. Фотога төшерү: 8 кешегә кадәр сәгатенә 1500 сум, 15 кешедән алып – 2000 сум (теләгән көнне килә аласыз)

Адресы: Парижская Коммуна урамы, 25 йорт, 3нче кат, телефон номеры: 8 (999) 164-96-16

THE LOFT 

 Табигый яктылык, 7 зур тәрәзәсе булган фотостудия. Казан автовокзалы янында урнашкан.  Яңа ел идеяларын чынга ашырыр өчен, менә дигән заманча, үзенчәлекле, рәхәт һәм уңайлы студия. Бинага 50 елга якын, ул баштан җыелышлар уздырырга дип төзелгән булган. Аның диварлары ак төстә, агачтан ясалган.

Бәясе: Залны сәгать 10:00нан 22:00 арендалау – сәгатенә 800 сум. Барлыгы студияда 5 кеше була ала. Әгәр дә 5 кешедән арта икән, калган бер кеше өчен 100 сум түләнергә тиеш.

Адресы: Девятаева урамы, 15 йорт, телефон номеры: +7 (987) 290 24 74

«Клюква» студиясе

“Клюква” студиясе һәрвакыт яңа җиһазлар белән аерылып тора. Фотографияләрдән кала, монда бизнес-сурәтләр, кеше сурәтләре, фотокитапчыклар ясатсагыз да була. Монда фотопроектлар шактый күп үтә, шулар белән бәйле ташламалар да булмый калмый.

Бәясе: Эш көннәрендә сәгате 800 сумнан, ял көннәрендә – 1000 сум. Әгәр дә мондагы фотограф белән эшлисегез килсә, 4000 сум түлисе булачак.

Адресы: Мәҗит Гафури урамы, 48 йорт, 4нче кат, телефон номеры: 8 (965) 598-09-28

FAMILY STUDIO

FAMILY STUDIO – зур гаилә белән килер өчен шәп студия. Монда 11 фотозона бар. Шулай ук, профессионал фотографка да мөрәҗәгать итәргә була. Бәясе бары тик 2000 сум. Студия, гомумән, икегә бүленгән. Берсе – зәңгәрсу төсмерләрдә, икенчесе – җылы көрән, караңгырак төсләрдә эшләнелгән.

Бәясе: “Семейный” залы эш көннәрендә сәгать 9дан 18.00 га кадәр эшли – 800 сум, 18.00дан 22.00га кадәр — сәгатенә 900 сум . Ял һәм бәйрәм көннәрендә: 9.00дан 20.00 кадәр – 900 сум, 21.00 дан 22.00 кадәр – 1000 сум.

Адресы: «Визит» бизнес үзәге, Проспект Победы урамы, 206 йорт, телефон номеры: 239-44-23

«Карамелька» студиясе

Фотостудия якты. Ачык төсмерләрдә эшләнелгән. Бинаның эчке ягы кулдан ясалган җиһазлар белән бизәлгән. Барысы да җанга ятышлы һәм уңайлы. Фотостудия гаиләле парлар, бәби көткән ханымнар, балалар өчен бик ятышлы. Монда шулай ук туй, никах видеоларын да төшерсәгез була.

Бәясе: эш көннәрендә – 900 сум, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 1000 сум. Бала-чага туган көннәре, мастер-класслар, 8 кешедән алган төшерүләр – 1500 сум, 15 кешедән алганда – 2000 сум сәгатенә.

Адресы: Саид-Галеева урамы, 6 йорт, телефон номеры: 2-657-055

Бәйле