Гүзәл Уразова, Төхвәтуллин, Бәдретдинова Яңа елга 7 көн кала нинди фото-видеолар төшерә икән

Яңа еллар җитәргә әз вакыт калып бара, дуслар! Һәр кеше бәйрәм рухында туганнарына, якыннарына бүләкләр, чыршы базарында хуш исле чыршылар, өстәл табынына тәмле сыйлар әзерли. //Tatar Today//

Ә артистлар Яңа елга бер атна кала ниләр майтарып ята икән? Күбесенең инде гаиләләре, балалары белән төшкән беренче Яңа ел фотолары да бар. Сезгә дә тәкъдим итәсебез килә. Яраткан җырчыларыгызга карап, алар белән бергә сөенегез!

Менә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның профессиональ студияда ясалган Яңа ел фотосы. Бәйрәм мизгелләре белән уртаклашып: «Тиздән…», дигән Гүзәл фото астына.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов үзе генә «Татар радиосы», «Барс-Медиа», «ТМTV» дип язылган Яңа ел баннеры алдында эскәмиядә утыра. Мөгаен, Яңа елга яңа иҗади планнарын корып утыруыдыр аның.

Ишеткәнсездер инде, күптән түгел Казан шәһәренә Олы Устюгтан чын Кыш бабай килгән иде. Аның белән очрашырга теләүчеләр саны шактый булды. Менә Гүзәлем белән Салават Миңнехановка бәхет кояшы елмайган. Алар хәтта шул Кыш бабай белән фотога да төшкәннәр. Салават шатлыгыннан: «Ниһаять, минем балачак хыялым чынга ашты», дип тә язган.

http://www.instagram.com/p/BNwff1ch8Qz/?taken-by=salavat_minnikhanov

Ришат Төхвәтуллин Яңа ел алдыннанмы, әллә инде концертына әзерләнепме тальян гармуннарны уйнатып, күңелләрне өздереп, матур көй башкара. Бәйрәм рухына яраклаштырып Кыш бабай башлыгын да кияргә онытмаган.

Илсөя Бәдретдинова никтер быел матур фотолар куйса да, моңсу сүзләр язгалый әле. Менә бу юлы да күркәм итеп бизәлгән яшел чыршы янында басып торса да, тирән фикерләре белән бүлешми калмаган: «Бөтен дөньяда Яна ел бәйрәме рухы. Әллә яшь барганга, әллә дөнья мәшәкатьләре күп булганга, күңелдә бәләкәй чактагы кебек бәйрәм көтү хисе юк.
Дөресен генә әйткәндә, ул бала-чагада да юк кебек хәзер. Чөнки битлекләр киеп интекмиләр (мәктәпләрдә Яна ел бәйрәмен уткәреп тә тормыйлар хәзер). Тәмле кәнфитләр, мандариннар ел әйләнәсе ашыйлар. Барысы да ясалма…кызык тугел… Менә уйлап торам әле…Куян кәчтүмен киеп, шапылдаткач күтәреп, урамда «Суык бабай, кил безгә», дип җырлап йөрсәм, икенче көнгә: Илсөя барып чыккан, дип гәҗитләргә язарлармы икән?», ди ул.

Ләйсән Гимаева һәрвакыттагыча гаилә җанлы кеше булуын күрсәтүдән туктамый. Бу Яңа елы алдыннан ул ире Булат һәм кызлары Таңсылу, Зифабану белән урамда матур фотолар ясаганнар.

Бәйле