Уйдырмамы, гайбәтме? Равил Шәрәфиев Камалдан китәргә әле ашыкмый икән

Кичә Казанда татар театрының 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсен караганнан соң Мәскәүнең  ГИТИС профессоры Анна Степанова үзенең «Facebook» битендә татар театрының күренекле артисты Равил Шәрәфиевнең театрдан китүе турында хәбәр элгән иде. //Татар-информ//

«Баскычка җитеп килгәндә мине Равил Шәрәфиев дәшеп туктатты. Кире борылдым. Без кочаклаштык. “Мин сезне шундый яратам”, дим. Ул: “Беләм, – ди. – Спектаклемне уйнап бетерәм дә, театрдан китәм, ди. Ярарга тырышу кебек килеп чыкмасын өчен алдарак сезнең янга килмәдем”, ди. Зур, акыллы, үткен, ул беркемгә дә охшамаган, ул – Фәрит Бикчәнтәевнең “Өч сеңел”ендәге гаҗәеп Чебутыкин – бүген шушы кеше минем белән хушлашты… Миңа әллә нәрсә булды, сиксән яшьлеге алдыннан театрдан китәргә җыенган бөек Шәрәфигә соклануым, ихтирамым күз яшьләремә әверелде. Ансыз нәрсә булыр”, – дип язган социаль челтәрдәге битенә театр белгече.

Камал театрының якын дусты, сәнгать фәннәре кандидаты, ГИТИС профессоры Анна Степанова Казанга Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында уздырылган татар театрының 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашырга дип килгән иде. Анна Степанова Г.Камал театрында уздырылган тантаналы кичәнең дә шәрәфле кунагы булды.

Мәскәү кунагы Минтимер Шәймиевнең юбилей тантанасындагы чыгышын кичәнең иң яхшы өлеше дип атаган. “Ярты сәгатьләп камаллыларны ничек яратуы турында сөйли алган, артистларны исемләп белгән тагын бер шушы дәрәҗәдәге түрәне күрсәтә алырсызмы? Театрның аңа ни дәрәҗәдә кадерле булуы, театр белән горурлануы күренеп тора”, дигән Анна Степанова һәм “Камал театрында илдәге иң яхшы труппа тупланган”, – дип өстәп куйган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге хәбәрнең дөреслеген сорап, артистның үзенә һәм Г.Камал театры җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. «Мин театрдан эшем беткәч китәм, уйныйсы рольләрем беткәч китәм, – дип аңлатма кертте Равил Шәрәфиев. – Ягъни яңа эшкә алынып тормам инде”. “Ягъни, яңа рольләргә”, дип аныклап куйды артист. Ул Степанованың үзе яныннан чыннан да күз яшьләре белән китеп баруын әйтте. “Ул мине дөрес аңламагандыр. Кайчан китәсемне театр җитәкчелеге үзе карар инде”, – дип өстәп куйды.

Г.Камал театры җитәкчелеге дә әлеге хәбәрнең дөреслеген расламады.

Бәйле