Күпфатирлы йортта коточкыч тән җәрәхәтләре алган 12 яшьлек кыз мәете табыла

24 декабрьдә көндез Мәскәүнең Ферганская урамындагы йортларының берсе фатирында чәнчелгән-киселгән тән җәрәхәтләре белән 12 яшьлек кыз мәете табылган.

Җинаять эше 12 яшьлек кыз үтерелү факты буенча кузгатылган. Аның үле гәүдәсе Мәскәүнең көнчыгышындагы фатирларның берсендә табылган. Бу хакта  Русия тикшеру комитетының Мәскәү буенча баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр иткән.

«Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның 24 декаберендә көндез Мәскәүнең Ферганская урамындагы йортларының берсендә чәнчелгән-киселгән тән җәрәхәтләре белән 12 яшьлек кыз мәете табылган. Фатирда өлкән яшьтәге әби һәм 4 яшьлек бала да булган»,  дип сөйләгән Иванова.

Русия тикшеру комитетының Мәскәү буенча баш тикшерү идарәсе тарафыннан «кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр җинаять кылынган вакытта гаиләнең башка әгъзалары кайда булуын, шулай ук фатирга кемнең үтеп керү мөмкинлеген тикшерә. Туганнарыннан һәм күршеләрдән сораштыру бара. Тикшерүчеләр тарафыннан суд экспертизалары билгеләнәчәк.

Татар-информ

Бәйле