Кәбисә елы авыр диләр, ә Әтәчтән ни көтәргә? [белгечләрдән фаразлар]

Шомланып көтеп алган кәбисә елы да узып бара. Хорафатлар буенча авыр ел булырга тиеш иде ул. Чыннан да, катлаулы хәлләр, күңелсез вакыйгалар күп булды. Куанычлар да булмады түгел. Ә 2017нче ел, Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы ниләр күрсәтер икән? Сәхифәбездә шушы сорауга җавап эзләргә булдык. Бүген сүз – сәясәт һәм тарих, авыл хуҗалыгы һәм икътисад, хокук белгечләренә. Газетаның киләсе санында да фаразларны дәвам итәчәкбез әле. //Безнең гәҗит//

дамир исхаков

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы, галим

– Гомумән алганда, киләсе ел Русиядә яңа президент сайлауга хәзерлек елы булачак. Татарстан өчен шулай ук бик әһәмиятле ел көтелә. Чөнки безнең Мәскәү белән төзелгән шартнамәбез июнь аенда гамәлдән чыга. Мәскәү белән Татарстанның бөтен мөнәсәбәте шул шартнамәгә корылган. Фундамент ул. Әгәр без бу килешүне озайта алмасак, фундаментны өр-яңадан салырга туры киләчәк.

Хәзер Русия сәясәтендә яңа сәясәтчеләр барлыкка килә башлады. Мәсәлән, Алексей Навальныйны алга чыгаралар. Ә Путинның рейтинглары төшә, социологлар бу турыда ачык итеп әйтте. Навальный – ул урыс милләтчесе, шуңа күрә беренче чиратта урысларга мөрәҗәгать итәчәк. Минем күзәтүләрем буенча, урыслар моңарчы Путинны якласа да, киләчәктә андый яклау бик нык кимергә мөмкин. Чөнки тормыш шартлары начарая бара һәм киләсе елда да шулай дәвам итәр, дип уйлыйм. Бу исә сәяси шартларның үзгәрә башлавына китерәчәк. Әлеге хәлләр Татарстанга да турыдан-туры кагыла. Республиканың сәяси элитасына шартнамәне озайтуда яңа шартларга яраклашып эш итәргә туры киләчәк.

Үзебезнең татар дөньясына килсәк, шулай ук бик әһәмиятле ел көтелә. Киләсе елның көзендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды булырга тиеш. Тик анда җыелган халык алдына чыгып әйтерлек бик шатлыклы хәбәрләребез юк әле. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышында ясаган күзәтүем буенча, Татарстан һәм аерым алганда конгресс башында торучылар халык сүзен ишетмәскә тырыша. Мәсәлән, мин татар милләтен үстерү стратегиясе комиссиясе башында торам. Аның утырышында Татарстанда милли эшләр буенча барган сәясәтне тәнкыйть итүчеләр булды. Милли университет мәсьәләсе дә калкып чыкты, татар мәктәпләренең ябылуы да күтәрелде. Съездда да бу мәсьәләләрне чыгармый булмаячак. Әгәр җитәкчелек дәшмәсә, аны халык барыбер чыгарачак.

Киләсе елда халыкның илдә бара торган процессларны аңлавы көчәер, дип уйлыйм. Безнең халык моңарчы «моя хата с краю» дип яши бирә иде. Янәсе, мин үз өемне генә карыйм, ә гомуми проблемалар миңа кагылмый. Ә хәзер бит хөкүмәт өйләребезгә, алай гына да түгел, суыткычларыбызга ук керде. Анда булган ашамлык кими бара, керем азая, хезмәт хакы үсми, бәяләр арта. Шуңа күрә хәзер халык «безне алдамыйлар микән?» дип уйлана башлады. Ә бу хакимияттәгеләр өчен бик куркыныч нәрсә.

илгизәр гайнетдинов

Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, икътисадчы

– Киләсе елда Русия икътисады быелгыдан начар булмас дип уйлыйм. Күптән түгел нефть чыгара торган илләрнең киңәшмәсе булды, киләсе ярты еллыкта нефть чыгаруны арттырмаска, киресенчә киметергә, дип сөйләштеләр. Шуңа күрә, минемчә, нефть бәясе тотрыклы хәлдә калыр, бер баррельнең бәясе 50 сумнан да төшмәскә тиеш. Ә нефть бәясе тотрыклану бөтен ил икътисадына йогынты ясый.

Икътисадның артка тәгәрәмәячәгенә тагын бер дәлил: Европа илләренең күпчелеге Русиягә каршы кертелгән санкцияләрдән риза түгел. Алар чикләүләрнең үзләренә файда китермәгәнен аңлады. Шуңа күрә чималны Европа илләреннән сатып алучыларга шулай ук уңай шартлар туар, ул ил икътисадын ныгытыр, дип уйлыйм. Европа илләре белән мөнәсәбәт яхшырса, «КамАЗ», «Оргсинтез» кебек оешмаларда да җитештерү артыр, дип фаразларга була. Икенчедән, Трамп сайлауга кадәр биргән вәгъдәсендә торса, Америка белән Русиянең икътисади һәм башка багланышлары яхшырырга тиеш.

Әгәр санкцияләр үз көчендә калса, чит илдән кертелә торган чималга бәйлелектән котылырга тиешбез. Бүген без, мисал өчен, токымлы чебеш чыгара торган йомыркаларны, кайбер орлыкларны, чүп үләненә каршы көрәшә торган күпчелек препаратларны чит илләрдән сатып алабыз. Аларын да үзебездә җитештерә башлагач, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләргә бәйлелектән тулысынча котылачакбыз.

галимжан ханов

Галимҗан ХАНОВ, юрист

– 2017нче елда законнар шактый үзгәрәчәк һәм безнең тормышка зур йогынты ясаячак. ОСАГО полисының бәясе юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары санына карап хисапланачак. Кагыйдәләрне еш бозучылар өчен полис өч тапкырга кыйммәтрәк булачак. 15нче гыйнвардан, кайбер төр бурычларың (алимент, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф һ.б.) 10 мең сумнан артса, машина йөртү хокукыннан вакытлыча колак кагуың бар. 1нче марттан торакны бушлай хосусыйлаштыру гамәлдән чыгачак. Бу 2016нчы елда торак алган кешеләргә дә кагыла. Ятим балалар, кырымлылар, 2005нче елга кадәр торакны хосусыйлаштыру өчен гариза язган кешеләр генә бушлай хосусыйлаштыра алачак. Ана капиталы 480 мең сумны тәшкил итә, бу программа 2018нче ел азагына кадәр озайтылды. Хезмәткә кагылышлы законнарга да үзгәрешләр кертеләчәк. Авырып эшкә чыкмау файдалы булмаячак, бу бигрәк тә хезмәт стажы аз булган хезмәткәрләргә кагыла. «Больничный» түләү өчен яңа формула кертелә: 15 елдан артык стажлыларга – уртача эш хакы, 8 елдан артык стажлыларга – уртача эш хакының 80 проценты, калган хезмәткәрләргә уртача эш хакының 60 проценты күләмендә генә «больничный» түләнәчәк.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий