Чүпрәледә 100 яшьлек акъәбиләр тормышларын, озын гомер серләрен сөйли

Быел Чүпрәле районында өлкән яшьтәге 75 кеше үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. Аларның 3есенә 100 яшь, 7сенә 95 яшь, 55енә 90 яшь тулды. //Татар-информ//

Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның сугыш кичкән, ачлык-ялангачлык, илне торгызу елларына туры килгән гомер юллары исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә, дип яза азета.

Ел дәвамында гомер бәйрәмнәре уңаеннан һәр өлкән кеше янында район җитәкчелеге булды, тормыш шартлары белән танышты. Аларны бер гасырга якын истәлекле көннәре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатлары һәм район башлыгы Александр Шадриковның бүләкләре дә тапшырылды.

Шушы көннәрдә исә 2016 елны тәмамлап, Яңа Кәкерле авылында Миннебану апа Зиннәтуллина да 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Миннебану апа да — сугыш елларын күргән авыл баласы. Әтиләре, биш баланы калдырып, фронтка чыгып китә. Әниләре итәгенә сарылган берсеннән-берсе кечкенә сабыйлар әтиләрен шул китүдән башка күрми, ул үлеп кала.

Миннебану апаның гомере хезмәттә уза. Сугыштан кайткан Нурмөхәммәт белән гаилә корып, алар ике кыз һәм җиде ир балага гомер бирәләр. Үз үрнәкләрендә тәрбияләнеп үскән балалар туган нигездән чыгып китеп, намуслы хезмәтләре белән дан казаналар, ата-ана күрсәткән юл белән тормыш итәләр.

Үткәннәрне сагынганда Миннебану апа бары тик яхшы вакытларны гына искә алырга тырыша. “Аллага шөкер, балаларым әйбәт булды. Кибеттә эшләгән елларымда бик кичкә дә калырга туры килә иде. Җыелышып мине каршы алырга чыга иделәр. Җиде улым да армия сафында хезмәт итте, Аллага шөкер”, -дип сөйли ул. Кызганыч, бер улы якты дөньядан бик иртә китә, Нурмөхәммәте вафат булганга да озак еллар узган инде.

Миннебану апа муллалар нәселеннән. Гаиләдә күреп үскән дини-әхлакый тәрбияне үз балаларында гына түгел, авыл халкы арасында да булдыруда зур тырышлык куя. Олы бәйрәмнәрнең, дини мәҗлесләрнең түрендә авылдашларының көтеп алынган хөрмәтле кунагы, акъәбисе ул.

“Олы яшьтәгеләр, гадәттә, үтте-китте гомер дип, уфтанып утырырга, үзләренең аһ-зарларын сөйләргә ярата. Ул исә, хәлең ничек, әнием, дигән сорауга, “яхшы”дип (мин аның “начар” дигәнен белмим), кыска гына җавап бирә дә үзенең якын арада башкарган эшләре, кылган гамәлләре, авылдагы яңалыклар турында сөйләп китә”,- ди кызы Әлфинур ханым.

Миннебану апа бүген һәр баласында — олы кунак. Туган нигез дә бервакытта да буш тормый. Сигез баладан тармакланган нәсел дәвамчылары: унтугыз оныгы, унҗиде оныкчыгы аңа олы рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерергә дип кайталар. Ә шушы бәхетле картлыкка ни җитә, диелә Чүпрәле районы газетасында.

Бәйле