Гузәл Уразова кызган: коймак пешерүдәнме, әллә кызлары өченме? [фото, видео]

Җырчы Гүзәл Уразова һәм аның ике кызы — Эллари белән Камилә Хәкимовадан яңа Challenge —  панкейк, яисә үзебезнең телдә коймак пешерергә өйрәтү. //Tatar Today//

Рәвешенә китереп, кызлары башлык киеп куйганнар. Гүзәл генә никтер күлмәген күрсәтергә теләп микән, бер нәрсә дә кимәгән.

Коймак пешерүнең тематикасын — Яңа ел алды коймаклары дип, чыршы, Яңа ел уенчыклары, бүләкләре ясарга сайлап алганнар алар.

Беренче коймакны Гүзәл пешергәч, аның чыннан да, чыршысы килеп чыкканына балаларча сөенгәне күренә. Гүзәл кызы Камиләгә булышкан арада, Эллари үзе генә пешергәндә коймакларның бик үк шәп килеп чыкмаганнарын аңлый. Шуңа әнисеннән: «Можно, вдвоем», дип сорый.

Ахырдан, коймаклар әзер булгач, Камилә Кыш бабайга җырын башкара. Җырчы гаиләсеннән икәне бәләкәйдән үк билгеле аның: тавышы үтемле, кечкенә булуына карамастан, көе дә бар.

Элларидан әнисе: «Кыш бабайдан нәрсә сорыйсың соң, кызым?» дигәнгә, Эллари: «Миңа бер нәрсә дә кирәк түгел, сез бит бар», дип әйткәч, Гүзәлнең күңелләре булуы, кәефләре күтәрелүе ачык күренә. Аннан кочаклаган арада Эллари: «Әни, син плитә кебек кыздың», дип тә әйтергә онытмый.

Панкейкларны бизәп тә куйгач, Гүзәл белән кызлары коймак көтеп торган ир-атларга тәкъдим итәләр.

Бәйле