Ришат Төхвәтуллин кешеләрнең кәефен күтәрергә яңа ысул уйлап тапкан [видео]

Җырчы Ришат Төхвәтуллин бар эшен дә җырлый-җырлый башкара. Каядыр барса да, табигатькә сокланып, җырын сузып җибәрә. Бу юлы ишегалдында Кыш бабай да ясап куйган. Әлбәттә, җырлый-җырлый. //Tatar Today//

Туган җирнең саф һавасы да җырлата диләр. Менә Ришат та Туймазы районының Карамалы — Губеево туган авылының ишегалларында Кыш бабай белән Кар кызы төземәкче. Кыш бабай инде килеп тә чыккан диярлек. Ул аны рәвешенә китереп, буяп та куйган. Кыш бабайны бизәгәндә туганнарын, дусларын, күршеләрен җырлап кына Яңа ел белән котларга да онытмый Ришат.

Кешеләр дә шактый күп язган бу котлауга. «Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле дип, юкка әйтмиләр», «Ришат, үзең чибәр, үзең матур, моңлы җырлыйсың, оста куллы да икәнсең әле», «Супер! Ниһаять, Яңа ел кәефе дә күтәрелеп китте синең Кыш бабайны җырлап ясаганыңны күргәч», «Иии, уңган да инде безнең Ришатыбыз! Күзләр генә тимәсен!», «Ришат, әфәрин син! Туган авылыңны, дусларыңны, туганнарыңны, күршеләреңне бер дә онытмыйсың!», дип язучылар шактый. Җавапка Яңа ел белән дә котлаулар яңгырый.

Бәйле