Зөлфәт Зиннуров мунчага диван һәм телевизор алыр өчен, хатынының әйберләрен сата башлаган

ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров бу юлы хатынының тунын сатырга булган. Шул кара лама тиресеннән тегелгән тунның фото-видеосын Инстаграмга куйган. 

//Tatar Today//

«Хатын шушы тунын 1-2 тапкыр кигәндер инде. Хәзер бераз тазарды һәм ябыгырга җыенмый. 42-44 размер, кара лама тиресеннән. 110 меңгә алган идек ( әйе, беләм, җүләр). Туны шәп аның! Алыгыз зинһар, мунчага диван, телевизор аласы бар», дип яза Зөлфәт.

Тун фотосына кызык кына сорау-җаваплар да бар. «Хатыныгыз  беләме соң, аның тунын сатканыгызны?», «Бу мескен мужик ел саен тун сата», «Бу тун теге елдан сатыла түгелме соң?», «Былтыр 70 кенә мең иде, быел инде 80!»,  «Юк белән баш катырганчы… Яңа елга хатыныңа спортзалга абонемент ал. Тун да янга кала. Монысын саткач, башкасын алырга туры киләчәк», диючеләр бар.

Бәйле