Яңа еллар маҗарасыз үтсен дисәгез [файдалы киңәшләр]

Төрле елларда Яңа ел каршылаганда булган күңелсез хәлләрне карап чыгып, без бәйрәм иткәндә эшләргә киңәш ителмәгән алты әйбер эзләп таптык. Боларның кайберәүләре мәзәк кебек яңгырый, әмма кемдер өчен ул күңелсез тәҗрибә.

//Tatar Today//

1. Исерек килеш кирәкмәгән җиргә шалтырату, аеруча вәкаләтле затларга

Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, кешеләрне яңа маҗараларга тарта башлый, монда иң мөһиме — вакытында туктый белергә. Бер ир-ат артыгын эчеп ташлап, полициягә кафеда бомба булуын хәбәр иткән. Бу шаярту аның өчен чын төрмә җәзасы белән тәмамланган.

2. Шампан шәрабын ачканда куркынычсызлык техникасы турында оныту

Пиротехникадан зарар күргәннәр белән беррәттән ел саен Яңа ел төнендә травмпунктларда гади спиртлы эчемлек шешәсеннән зыян күрүчеләр дә табыла. Шулай итеп, Уфада бер ир-ат шәраб шешәсен ачкан вакытында күз алмасына имгәнү алган.

3. Фейерверкны балконнан җибәрү

Ел саен коткаручыларның пиротехниканы өйдә кулланудан тыелырга кирәклеген кисәтүенә карамастан, бу киңәшкә колак салмаучылар гел табылып тора, ә аннары сәламәтлекләре һәм мал-мөлкәтләре зыян күрә. Узган елны мондый һәлакәтләр белән Чиләбе аерылып торган, анда һәр 10нчы фейерверк нәкъ балконнан җибәрелгән.

4.Шәмнәрне өйдә куллану

Романтикадан янгынга бер адым икән. Йортны шәмнәр белән бизәгәндә дә сак булырга кирәк.

5. Яңа елны таныш булмаган кеше белән каршылау

Таныш булмаган кешеләр белән Яңа елны каршылау гадәттә бер сценарий буенча бара : спиртлы эчемлекләр эчү, аннары талаш, сугыш хаттә үтерешкә дә барып җитә ала. Сак булыгыз.

6. Тәрәзәне ачып өйдән чыгып китү

Яңа елны үз йортыгызда каршыласагыз да, тәрәзәләрегезне ачык калдырмагыз, анда җиңел генә берәр “акыллы” кешенең кулы керә ала, яисә петарда очып керергә мөмкин. Бер елны нәкъ шундый хәл булган, пиротехника могҗизалы рәвештә 15нче катка очып менеп, янгын чыганагы булган.

Бәйле