«Миллионер» Салават, гонорарын күтәргән Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимовны бәядә уздырган Elvin Grey

Татар эстрадасы Яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә акча эшләргә ашыга. Ник дигәндә, аларның эшли торган сезон: кеше ял иткәндә, йолдызлар гонорар ала. //Реальное время//

Корпоративларда эшләп, артистлар ничә сум ала икән? Кайберләре турында язарга булдык.

Бәйрәмнәрдә чыгыш ясауның иң арзан бәясе — ул 7 мең. Мәсәлән, берничә җыр белән Болгардагы Ак мәчет янында клип төшергән Резедә Ганиуллина шушы суммага да риза. Ә иң күп алучылардан — Салават Фәтхетдинов. Ул 5-6 сәгать чыгыш ясаганга 250 меңнән бер миллионга кадәр ала икән.

Икенче урында Ришат Төхвәтуллин. Теге елны 100 мең генә алса, инде быел 200 меңне ала башлаган җырчы. Бер ел эчендә бу шактый зур адым ясау.

Өченче һәм дүртенче урыннарны Айдар Галимов белән Elvin Grey бергә бүләләр. Алар аудитория алдында 150-200 меңгә чыгыш ясарга әзер. Ләкин Айдар Галимов кич буе бәйрәмнән китмичә, кунакларның күңелен күрсә, Радик 1 сәгать чыгышына гына шундый бәя ала икән.

Бәйле