Габделфәт Сафинның әтәче дә өйрәтелгән, котлауны да алар чиратлап әйтә [видео]

Җырчы Габделфәт Сафинның тамашачыларны Яңа ел белән котлавын, шулай ук, билгеләп үтәргә була. Оригиналь килеп чыккан. «Яңа ел белән!» генә дип, гади җөмлә әйтсә дә, нигә үзенчәлекле соң ул дип сорарсыз. //Tatar Today//

Үзенең өе белән яшәгәч, Габделфәт әфәнде йорт хайваннары да булдырган. Төгәлрәк әйтсәк, тавык-әтәчләре бар. Эте дә кырыенда гына йөри.

Котлауны келәттән тотып чыгарган әтәче белән бергә әйтә. Әйтерсең лә, алар алдан сөйләшеп куйган булганнар. Хәтта әтәч Габделфәт Сафинга карап ала, җырчы үзенең канатлы дустына.

Бәйле