Яңа елда Elvin тамашачыларын үбә, Зөлфәт ужас төшерергә ниятли, Уразова хаман Кыш бабайны көтә

Бүген 1нче гыйнвар, ягъни инде 2017 елга аяк бастык. Үтеп китә торган елның соңгы минутларын кем ничек каршылый, шулай елын уздыра дигән сүзләр дә йөри халык арасында. Артистлар да, мөгаен, бу сүзләрнең хикмәтен беләдер. Без Elvin, Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Зиннуровның 2016 елны ничек, нинди котлау сүзләре белән озатканнарын белештек. //Tatar Today//

Гүзәл Уразова улы һәм ике кызы белән Яңа елның иң күркәм кунагын — Кыш бабайны көткәннәр. Ләкин Кыш бабай гына соңга калган икән. «Һәрбер минут санауда. Тиздән киләм дип шалтыратты Кыш бабай. Боланнары арыганнар, ял итеп алалар да, юлга кузгалалар», ди ул малаен кочаклап утырган арада.

Инде фотода Кыш бабайның, ниһаять, килеп, балалар көтеп алган бүләкләрен тапшыруы күренә. Гүзәл Уразова да үз чиратында 2016 елны озатканда мөһим һәм кирәкле сүзләрне, котлауларын җиткерә.

«Иске елны озатабыз. Бу ел бик уңышлы булды. Күп куанычлар, күп матур мизгелләр бүләк итте ул безгә. Күп юллар үтелде, күп эшлэр эшләде. Аллага шөкер дияргә кирәк,һәм кәнагәтләнү хисе белән иске елны озатып яңасына яхшы өметләр багларга. Хуш киләсең Яңа ел! Барысы өчен дә яхшы булып кил! Рәхмәт минем тугры язылучыларымы бу елны сез минем белән булганга! Барыгызны да Яңа ел белән!», ди Уразова.

ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров Яңа ел алды дуслары белән мунча керергә була. Бу аларның һәр ел башкара торган гореф-гадәте икән.

«Яңа елга чистарынып керик! Ә дөресен генә әйткәндә, Илнур Илгизәрович белән безнең артта басып төшкән Айрат Рафисович бик кырыс чыккан. Ужас жанрындагы фильмның афишасы сыман. Фильм исеме генә кирәк, тәкъдимнәрегез булса, языгыз», дип яза Зөлфәт.

Elvin Grey Яңа еллар белән махсус әзерләнгән сүзләрен видеога яздырып котлый. «Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән Яңа еллар белән котлыйм! Якыннарыгызга яхшы сүзләрне, изге эшләрегезне кызганмагыз! Минем белән ничә ел әйләнәсе бергә булганыгыз, миңа илһам бирүегез өчен мин чиксез рәхмәтле», дип яза Радик һәм тамашачыларына кайнар сәламен һавадан үбеп җибәрә.

Бәйле