5нче гыйнварда Югары Ослан районында Казан-Ульяновск юлында куркыныч юл һәлакәте булган. //ProKazan.ru//
58 яшьлек “Логан” машинасын йөртүче юлның каршы ягына чыгып, ГАЗ-3705га бәрелә.
Бәрелешү нәтиҗәсендә, “Рено Логан” йөртүче каты җәрәхәтләрдән һәлак була.
Сүз уңаеннан, бу Яңа ел эчендә генә 5нче көчле юл һәлакәте. Барлыгы 5 көн эчендә бәрелешүләрдән 78 кеше зыян күргән.
–
–