Әлмәттә бер төркем исерек 25 яшьлек егетне украинга охшаганы өчен кыйнаганнар

Башка сыймаслык хөҗүм. Яңа ел төнендә Әлмәттә 25 яшьлек Илдарны украинлыга охшаганы өчен каты кыйнаганнар.  //ProKazan.ru//

Бу хәл Регина Арсланова исемле кызның  change.org. сайтында петиция язганнан соң билгеле булган.

Петция авторы егетне кыйнагач, җәрәхәтләр, баш миенә авырлык килгән килеш хастаханәгә эләккәне турында хәбәр итә. Илдарга операция ясаганнар, ләкин ул хәзер комада.

«Илдарны ике тапкыр кыйнаганнар. Беренчесендә аны сеңлесе якларга тырышкан, тәне белән башын каплаган.  Вазгыять Әлмәтнең «Шифа» сәүдә үзәге янында булган.

Икенче тапкыр сугышуда кешеләр саны күбәйгән. Каты зыян күргәннән украинга охшаган егетне ашыгыч рәвештә табиблар алып киткән.

Сүз уңаеннан,  хөҗүмдә гаепле дип саналган 23 һәм 28 яшьлек ике егетне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Аларның спиртлы эчемлекләр йогынтысында булуы билгеле.

Бәйле