«Хан сарае» Яңа ел шәһәрчегендә булганыгыз бармы? [видео]

Яңа ел каникуллары ахырына якынлашса да, татарстанлылар әле яллардан туярга ашыкмый, ахрысы. Ник дигәндә, Казандагы Яңа ел шәһәрчекләре бер дә буш тормый. Алар арасында ел саен яңалары пәйда булуы казанлыларны гына түгел, ә бөтен Татарстан халкын һәм туристларны сөендерә.

//Интертат.ру//

Казанның ат спорты комплексы территориясендә урнашкан «Хан сарае» – быелгы яңалыкларның берсе. Яңа ел рухы биредә әллә каян күренеп тора: гирляндлар, шарлар эленгән, хәтта эскәмияләр дә чыршы уенчыклары белән бизәлгән. Башка яңа ел шәһәрчекләреннән аермалы буларак, биредә куркынычсызлык та исәпкә алынган. Чөнки территориягә кергәндә, полиция хезмәткәрләре тикшереп кертә. Бирегә килүчеләрнең күбесе – яшь әти-әниләр. Бу аңлашыла да, чөнки бу тирәдәге яңа торак комплексларда яшәүчеләрнең күбесе дә, Азино микрорайоны халкының күпчелеге дә шундый категория кешеләр тәшкил итә.

Ипподром янындагы яңа торак комплексында яшәүче Таһир Бәшәров исә бирегә туганнан-туган энесен һәм сеңлесен алып килгән. «Элек Кремль яр буена йөри идек, монысына барыр өчен юл аркылы гына чыгарга кирәк. Шунысы белән бик җайлы һәм уңайлы да инде ул. «Хан сарае» көндезге 12дән кичке 9га кадәр эшли. Соңга кадәр биредә булсак та, кайтып китәр өчен транспорт турында да борчыласы юк», – ди ул.

Кышкы күңел ачу чараларыннан биредә барлык төрләре диярлек тәкъдим ителгән: нәниләр өчен карусельләр, ясалма таулар бар. Прокатка тимераяк та алып була: сәгате 100 сум. Үзеңнекеләр белән килсәң, шугалакка керү бушлай. Тирә-якта татарча җырлар яңгырап торуы да күңелне шатландыра.

Эчкәрәк керү белән, Visit Tatarstan дигән язулар каршы ала. Биредә исә «Хан сарае»ның икенче өлеше дәвам итә. Яңа ел чыршысы да урнашкан. Тамак ялгап алырга да мөмкин: туристларга үзебезнең милли киемнәр, аяк киемнәре, сувенирлар да тәкъдим ителгән. Коймакны да синең күз алдыңда пешерәләр.

Хәер, биредә ял итүчеләр арасында бу тирәдә гомер итүчеләр генә түгел, Казанның бөтенләй икенче башыннан ди килүчеләр бар. Мисал өчен, Яргановлар гаиләсе монда Яңа Савин районыннан килгән.

– Кызганыч, монда шугалак бар икәнен белмәдек. Үзебез белән тимераяклар да алган булыр идек, – дип башлады сүзен Эльвира Ярганова. – Чыннан да, биредә Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы сизелә. Ярый әле социаль челтәрләр бар, шуның аша монда яңа мәйданчык барлыкка килгәнен белдек. Җитмәсә, монда куркынычсызлык ягына да басым ясаганнары сизелә. Соңгы вакыйгаларны исәпкә алганда, халык күп булган җирдә иминлекне кагыйртулары бик кирәкле эш.

Эльвира әйтүенчә, Казан көннән-көн үсә бара. Татарстан мәркәзенә 2004 елда күченгән. Шәһәрнең үсеше Яңа ел каникулларында аеруча сизелә икән.

«Хан сарае»ның тагын бер үзенчәлеге: монда хаски-парк һәм этнографик музей да бар. Әлбәттә, бирегә керү бәясе шактый тешли торган. Дүрт кешедән торган гаиләгә бик күп акча чыгарып салырга туры киләчәк. Өч яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала. 13 гасырның күчмә халыкларының көнкүреше тасвирланган юртада да кунак булырга мөмкин.

– Без башта Иске Аракчинода эшләдек, аннары Имәнлек урамында хезмәт куйдык. Быел безне ханнар юртасын оештырырга тәкъдим иттеләр. «Трогательный зоопарк»тан аермалы буларак, монда бездә этләрдән кала, этномузей да бар. Юртада этник костюмнарны киеп карарга да, варганда да уйнарга мөмкин. Шаман да бар биредә, – дип сөйләде безгә юртадагы экскурсовод Андрей Козлов.

Хаскиларда йөрер өчен, алдан язылып куярга кирәк. Аның өчен аерым түлисе. Волгоградтан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән килүчеләр дә байтак икән. Хаски-парк белән Этнографик музей Яңа ел каникулларыннан соң да үз эшен дәвам итәчәк. Апрельгә кадәр булачак, дип вәгъдә бирә аның оештыручыларның берсе Марсель Сабирҗанов. Алга таба аны Техас стиленә дә үзгәртү теләге бар икән.

Бәйле