Кызлардан да чыга икән вәхшилек: Аксубайда балаларның Яңа ел шәһәрчеген җимергәннәр

6нчы гыйнвар төнендә Аксубай районында өч кыз Яңа ел шәһәрчеген җимереп, чыршыдан гирляндаларны салдырып алганнар. //Tatar Today//

18-20 яшендәге өч кыз кардан ясалган фигураларны ватып, мәдәният үзәге каршында торган чыршының бизәкләрен салдырып атканнар. Ләкин алар ерак китә алмаган, шунда ук тотканнар.

Җимерүне Аксубай районында туып-үсүче кыз һәм аңа кайткан ике дус кызы ясаган.

Хәзерге вакытта полиция кызлар ясаган вәхшилекнең сәбәпләрен эзли.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий