Зәйдә мәктәп укучысы пенсионер хатыннарны бәрдереп китә

31нче декабрьда Зәй районының Түбән Биша авылында BMW чит ил машинасы арты белән барып  ике пенсионер хатынны бәреп китә. //ProKazan.ru//

Шуларның берсе алган җәрәхәтләрдән юл һәлакәте булган җирдә үк җан бирә. Икенчесен авыр халәттә хастаханәгә озаталар.

Машина йөртүче пенсионерларны бәрдереп киткән җирдән шунда ук югала. Соңрак билгеле булганча, машина хуҗасы булып 36 яшьлек Чаллы эшмәкәре санала. 31нче декабрьда руль артында бертуганының улы  — 13 яшьлек мәктәп укучысы була.

Бәйле