Илсөя Бәдретдинова рәхәткә чыккан: тауда шуып, атта йөреп, мич коймаклары ашап ял итә

Менә ичмасам Яңа ел яллары! Җырчы Илсөя Бәдретдинова авыл һавасын шәһәрнекенә алыштырырга теләмичә, бар рәхәтлекне татып кала. //Tatar Today//

Башта ул Әгерҗе районы Кадыбаш авылында концерт куйганда күркәм гаиләдә туктала. Алар җырчыны сый-хөрмәткә төрәләр.

«Кадыбаш авылында концерт белән булдык кичә һәм гадәттәгечә Гөлфирә апа белән Йосыф абыйларда кунарга тукталдык. Табынның муллыгын, мунчаның рәхәтлеген сөйләп аңлата торган түгел… Бир Ходаем, үзең зурла шушы гаиләне!», дип яза ул ихтирам йөзеннән.

Илсөянең икенче тукталышы шул ук районның «Көчек» авылы Тазиевлар гаиләсендә була. Ул анда да күңеле белән ял итеп, авылның тәмле ашамлыкларын ашап, сихәтләнеп килә.

«Берүзем бер бүлмәдә, зуууур караватта, сәгать 11.00 дә мичтә пешкән коймак исеннән уянып киттем… Ямь өстенә ямь өстәп телефон тотмый… Өстәлдәге иртә таңнан махсус минем өчен ясалган эремчекне, әллә ничә төрле кайнатманы һәм башкаларны курәсездер инде. Башым ял итте…», диеп әйтә Бәдретдинова.

Туган ягы Иске Шәгер авылында да, Аксубай районы Иске Ибрай авылында да кунак булып, хәл алып, куанып йөри ул.

Кайдадыр үзе мичтә коймак пешерә, атта йөри,  кардан ясалган фигуралар янында фотога төшә, кайсында балаларча күңел ачып, таудан да шуарга онытмый.

Бәйле