«Ривьера» аквапаркында төтенме, пармы чыкканга бер ханым гауга күтәргән

8нче гыйнвар «Ривьера» Казан аквапаркыннан чыккан парны төтен диеп уйлап, янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. //ProKazan.ru//

Хәбәрне Казанда яшәүче бер ханым җиткергән. Ул сәгать 20:47 үзенең өеннән аквапарктан чыккан төтенне күргән.

Коткаручылар тиз арада килеп тә җиткәннәр. Сәгать кичке 21:11дә чыккан «төтен»нең бөтен хикмәте ачыкланган. Бу һич тә төтен түгел, ә бары тик һава температурасы төшкәнгә бассейннан чыккан пар гына булган.

Бәйле