«Безнең авыл гыйбрәте» газетасының сентябрь аенда “Парлыларга кызыгам” дигән язма басылып чыккан иде. Мин 11 елдан артык ялгызым гына яшим. Алай бик читен бит, янда иптәш кирәк. Хат авторын укыдым да ошаттым. Тәвәккәлләп, үзенә шалтыраттым. Шулай аралашып киттек тә.
Берничә тапкыр сөйләшүгә, очрашып күрешергә булдык. Без бит инде хәзер алай озаклап телефоннан аралашып вакытны әрәм итә торган яшьтә түгел. Мин Чаллы янындагы бер авылда яшим. Әскать янына Аксубайга такси белән киттем. Юл буе берничә тапкыр телефоннан шалтыратышып тордык. Мин утырып киткәч бер хәбәр биреп алдым, берникәдәр вакыттан соң ул шалтыратты, әле кайда, юлың озакмы әле, дип кызыксынып торды. Әскать мине үз йортында, бертуган сеңлесе белән бик матур каршы алдылар, мул итеп табын корганнар иде.
Бергәләшеп сөйләшеп утырганнан соң сеңлесе кайтып китте, без икебез генә калдык. Әскать – менә дигән ир: зифа буйлы, тәртипле, чип-чиста. Без аның белән төнге 12гә кадәр сөйләшеп утырдык, аннары йокларга яттык. Төнгә каршы кая кайтып китәсең, миңа аерым бүлмәдә бик уңайлы карават әзерләп бирде ул.
Иртән торып аның каралты-курасын әйләнеп чыктык. Кыек яткан бер такта да юк анда, бар җире чиста-пөхтә, исең китмәле менә. Өй эчендә дә тәртип, монда ялгыз ир-ат яши дип уйламассың да, бар җирендә чисталык. Шул көнне мин кайтып киттем. Әскать матур итеп озатып калды. Мин аны бик ошаттым. Ул да мине ошатты сыман, шулай дип тойдым. Кайтыр юлым шулай ук такси белән булды. Юлда Әскать белән берничә тапкыр сөйләшеп алдык. Ул үзе шалтыратып торды, бар да әйбәтме, кайтып җитәсеңме әле, диде.
Аллага шөкер, өемә исән-сау кайтып җиттем. Икенче көнне мин аңа үзем шалтыраттым, ул миңа үзенең хастаханәдә буласын, тешләрен каратасы барлыгын, кайтуга шалтыратасын әйтте. Әмма күпме генә көтсәм дә, Әскатьнең һаман тавыш-тыны юк. Үзем шалтыратырга кыенсыным, әллә ничек, тагылам кебек килеп чыга төсле. Хатын-кызга килешеп бетми бит инде. Ул бит миңа үзе шалтыратырга тиеш иде, хастаханәдән кайтуга сөйләшербез, дип калдык бит. Бәлки мин аңа ошамаганмындыр, шалтыратмавының сәбәбе бәлки шулдыр?
Әйтсен иде шулай дип, мин аңлар идем. Әмма болай көтеп яшәве авыр бит. Кай җиремне ошатмады икән? Мин аңа караганда 3 яшькә олырак, 70 яшьтәмен, әллә шул ягымны ошатмадымы? Әмма шулай булса да, мин карт күренмим бит, төгәл генә әйтмәсәм, миңа үз яшемне беркем бирми. Әле дә машина йөртәм, бар дөньям җитеш, мохтаҗ түгелмен. Ике катлы йортым, мунчам бар, мин дә, аның кебек гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше. Иптәшләрем күп, ямьсез итеп яшәмим.
Әскать янына күченеп китәм дип, малларымны сатып бетердем хәтта. Кәҗәмне генә сиңа алып килермен, дип сөйләшкән идек, инде аны да иптәш хатынга биреп чыгарып җибәрдем, бернием калмады. Сатсам да, тиз мин. Алам дисәм, бүгеннән абзарымны янә тутыра алам. Әмма гомер буе эшләп арылды инде, бераз ял да итәсе килә. Без бит Әскать белән шулай сөйләшкән идек, икебезнең пенсияне кушып, җайлап кына, үзебезчә яшәрбез, дигән идек.
Балалар да, оныкларым да бар, ләкин яныңдагысы булмагач, кеше барыбер ялгыз инде ул. Бер айдан артык вакыт чамасы үтсә дә, мин һаман Әскатьтән шалтырату көтәм әле, кайда югалды икән ул? Бер генә шалтыратсын: йә әйе, йә юк, кирәкмисең, башканы таптым, дисен. Мин барысын да аңлармын.