Минзәләдә куркыныч юл һәлакәте: җиңел машина «сытылган» [видео]

13 гыйнвар сәгать кичке алтыда Минзәлә районы «Мәскәү-Уфа» юлында ВАЗ-2114, «ГАЗель» һәм йөк машинасы бәрелешкәннәр. //ProKazan.ru//

Ютюбтагы видеодан йөк машинасының идарәне югалтып, юл читенә төшеп китүе, ә җиңел машинаның каты бәрелешүдән нык зыян күрүе мәгълүм.

Әлегә машиналарны йөртүчеләр турында белешмә юк. Алар үлүчеләр исемлегенә кертелмәгән, ләкин авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

 

Бәйле