«Мулла өйгә килеп азан әйтергә риза, тик табын, сәдака кирәк… Батюшка янына киттем»

«Алланы бер дип белсәң…» – кемгәдер гозерләнеп мөрәҗәгать иткәндә еш кына сүзне шуннан – Алла сүзеннән башлыйлар. «Алла – бер ул!» Бу җөмләне исә үзләрен аклар яисә гамәлләренең хаклыгына ышандырыр өчен әйтәләр бугай. Әйе, күп вакыт безгә Күкләр шаһитлыгы да кирәк. //Сөембикә//

Табиб килгәнне көтеп утырабыз. Чиратта без икәү генә. Төрлесен сөйләшәбез. Шунда ничектер сүз чәч кистерү темасына килеп чыкты. «Чәчемне кистереп кенә ташлар идем, безнең динебез кушмый», – диде әңгәмәдәшем. Русча гәпләшә башлаган идек. Милләтен белмим әле. Алай да татар булырга тиеш дип уйлыйм. «Ислам динендә чәч кистерүгә карата ниндидер тыю бармыни?» – дип сорап куйдым. «Ислам динендә түгел, безнең диндә. – Минем аптыраулы карашымны тотып алып. – Христиан динендә мин», – дип өстәде. «Ирегез урыс кешесеме, әллә үзегез  керәшенме? – дип, ипләп кенә сораштырам. Бөтен килеш-килбәте, башындагы ак яулыгы белән үзебезнең кешегә охшап торган хатынның христиан динендә булуын ничектер кабул итә алмый утырам.

Югары математик белемгә ия бу хатын элек институтта компьютерлар белән эшләгән икән. Анысын да сөйләштек. Димәк, чи надан бер кеше түгел. Ул минем күңелемнән җавап эзләп утыруымны чамалап, миңа ярдәм итәргә булды: «Тормышта бик авыр хәлдә калдым мин. Әллә психикам какшаган иде, әллә чыннан да бер-бер шаукым булды. Миңа өйдә кемдер бар кебек тоела башлады. Ялгыз калырга куркам. Шуннан әллә өйдә азан әйттереп карыйм микән дигән уй башыма керде. Дөрес сизендегез. Мин керәшен түгел, ирем дә мөселман кешесе иде. Тик аны кинәт кенә югалттым. Балам булмады. Көтмәгәндә тома ялгыз калу мине таянычсыз итте дә инде. Ниятемне башкару уе белән мәчеткә киттем. Мулла минем белән сөйләшеп тә тормады. Икенче мәчеткә бардым, өченчесенә… Каңгырып йөрдем шулай. Өйгә килеп азан әйтергә риза үзләре, тик әйбәт кенә аш табыны, шәп кенә гонорар (сәдака) кирәк булырын аңлаталар. Өйдән җеннәр качыру бәя тора икән.  Ә минем бик тә бетеренгән чагым иде. Шунда  миңа бер абыстай киңәш бирде: «Чиркәүгә барып кара син. Җен кудыру эшләрен алар әйбәт башкаралар», – диде. Бардым.

Батюшка минем белән шундый ипле, шундый җайлы сөйләште. Аның яныннан тынычланып кайтып киттем. Өйгә килеп ырымнарын башкардылар. Әҗер өчен бер йомырка бирсәң дә җитә, диделәр. Шуннан соң, җаным уйнаган саен, чиркәүгә бара торган булып киттем. Аннары үзем теләп христиан динен кабул иттем. Боженькамны бик яратам мин. Елга бер тапкыр Эстониядәге монастырьда ял итеп кайтам. Рәхәт була миңа анда. Алла бер лә инде ул».

«Алай икән, – дидем. – Әниең, әбиең ни дигән булырлар иде икән синең бу гамәлеңә? Үлгәч, кайсы зиратка ятарга уйлыйсың?» – дип тә өстәдем. Соңгы соравым бераз каушатты кебек аны.

Инде бу сөйләшү онытыла төшкән иде. Телевизордан Алсу Сафинаның катнаш никахларга карата мөнәсәбәте хакындагы фикерләрен тыңлагач, тагын борчылып куйдым. Нигә соң без татарлар дин кебек изге нәрсәдә дә умырткасыз соң? Менә ун ел инде  Алсу никахында бик бәхетле икән. Аның яһүд ире – Ян Абрамов кызның кулын сорарга килгәч,  татарча җөмлә әйтеп, татар гаиләсенең ихтирамын, ышанычын казана алган, үзен яраттырган. Алсу үзе: «Мин мөселманмын, мөселман тәрбиясе алдым, – дип өздереп әйтте дә, – ә минем балаларым әтиләре динендә булырлар. Без бит, татар хатын-кызлары, ирләребездән узмаска тиеш», – диебрәк өстәп куйды.

Хуп, мөселман  диненә тугры калган өчен дә рәхмәт аңа. Тик нигә ул хәзердән үк кызлары өчен хәл итеп куйган? Израильдә түгел бит яшәүләре. Хәер, анда баланың милләтен анасыныкы белән теркиләр. Мөгаен, динен дәдер. Аннан бит әле тагын вөҗдан иреге дигән төшенчә бар. Алла бер дә ул, дин башка! Шул динне тоткан милләт башка!

Бәйле