Коймак белән тавык салаты рецепты

Кирәк булачак: 

500 г тавык ите, 7 йомырка, консерваланган кукуруз, тоз, борыч, майонез.

Ясау тәртибе:

Тавык итен пешереп суытырга һәм вак итеп турарга.

Коймак пешерәбез: һәр йомыркага  тоз сибеп, яхшылап болгатып, аерым-аерым кызган табада коймакларны пешереп алабыз, суытабыз. Коймакларны озынча итеп турыйбыз.

Тавык,кукуруз, коймакларны бергә кушып, майонез салып болгатабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын.

 

Бәйле