Имамнар тарафыннан кабул ителмәгән мөселманча «Ревизорро» проекты ябык

Татарстан мәчетләрен тикшерү өчен оештырылган «Ревизорро» проекты туктатылган. Бу хакта Татарстан мөселманнарына Диния нәзарәтенең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм Батров хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ревизорро” дигән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында мөфтият вәкилләре гади мәхәллә кешеләре кебек җомга намазларында катнашып, мәчетләрдәге тәртипне, имамнарның ислам кагыйдәләренә туры килүен, вәгазьләрнең татар телендә үткәрелүен тикшерергә тиешләр иде. Рөстәм Батров проектның федераль каналдан бара торган “Ревиззоро” тапшыруы проекты белән бернинди охшалык юклыгын искәртте.

Беренче итеп Апанай мәчетен тикшергәннәр, анда тәртип бозу билгеләнмәгән. Кабан арты мәчетендә хаталар табылган. Минбәрнең михраб эчендә урнаштырылуы, шулай ук михраб эчендә электрон сәгатьләр куелуы ачыкланган. “Казан нуры” мәчетендә тикшерүләр уңай фикер калдырган.

Рөстәм Батров мәчетләрдәге мондый тикшерүләрне имамнар тарафыннан кабул ителмәвен белдерде.  Шул сәбәпле, мөселманча “Ревизорро” туктатылган. Мөфтинең беренче урынбасары проектның туктатылуын вакытлыча дип аңлатты.

“Яңадан репортажлар төшерә башларга ният бар. Проектны туктатуның төп сәбәбе — имамнарның моңа әзер булмавы, моны авырсынып кабул итүе. Алар мондый тикшерүләр уздырмауны сорадылар”,  дип белдерде ул.

“Шәһәр мәчетләре буенча үзенчәлекле юл күрсәткеч ясарга ният бар иде. Казанда бик күп мәчетләр, кайвакыт кешеләр кайда, нәрсә, ничек икәнен белмиләр . Туристик юл күрсәткечләр була бит, без дә шундыйны ясарга ниятләгән идек”,  дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.

 

Татар-информ 

Бәйле