«Олы балам хакына кечесен атасыз калдырдым» [гыйбрәт ал]

– Кияүгә чыгу – хатын-кыз өчен үтә дә җаваплы адым. Икенчесе, балалар белән чыгуы аеруча да. Мин үз гомеремдә ике тапкыр кияүгә бардым, икесеннән дә берәр бала алып кайттым. Мин хәзер карт инде, сиксән белән барам. “Беренчесеннән соң кабат иргә бару кирәк булганмы икән миңа шулкадәр?” – дип еш уйланам. Бүгенге акылларым булса, кулларымны йөрәгемә куеп, чын күңелемнән “юк” дияр идем. Әмма язмышыма шулай язылган булгандыр инде, туасы кызым гомеренә булгандыр, дип нәтиҗә ясыйм.

//Безнең авыл гыйбрәте//

Икенче ирем – егет кеше, бер дә өйләнмәгән, әмма яше буенча минем белән бер иде ул. Өйләнешкәндә, икебезгә дә 37 яшь иде. Саф егеткә балалы хатынны бик теләмәгән булганнардыр инде әниләре. Әмма бу яшьтә кияүгә чыкмаган кызны кайдан табасың син? Андыйлар хәзер генә күп ул, ә безнең чорда алай түгел иде бит. Карт кыз булып калганнар авылда берәү яки икәү генә була торган иде. Әле булса! Яшәп киткән мәлне үземә, балама карата кыек карашлар, төртмә сүзләрне бер дә сизмәдем. Ирем дә аны-моны әйтми, кайнанам да, килсәк каршы ала, китсәк озатып кала.

Балалы хатын белән булса да, уллары кешечә яши башлаганга алар да сөенә кебек иде шикелле. Әмма уртак кызыбыз тугач, бөтен нәрсә үзгәрде безнең. Иң беренче булып кайнанам “синеке-безнеке”нә аерырга тотынды. Үзебезнең мунча булмагач, атна саен аларга барырга туры килә иде. Җыйнаулашып килеп керәбез, ә ул: “Минем кызым килгән икән бит!” – ди-ди кулларымнан баланы ала иде. Ияреп килгән кызым да янымда тора бит инде, аңа бернинди игътибар юк.

Шуннан, кечкенә кызыбыз үсә башлагач та, гел сөйләнеп йөри иде. “И-и, каяле, кызымнын чәчләрен тарыйм әле. Безнең чәчләр йомшак бит, хә-ә-зер чуаланып китәргә генә тора. Безнең чәчләр синеке кебек түгел шул, апасы. Синеке кыл кебек каты”, – дип әйтә иде ул кызыма. Чыннан да, олы кызымның чәче атасы ягына тарткан: ат койрыгы кебек каты, туздырып йөрсәң дә чуаланмый. Икенче кызымныкы да атасына охшаган. Әмма аныкы саргылт һәм йомшак. Мамык сыман, югач тарап җыеп куймасаң, очып китәргә генә тора. Кайнанам әнә шулай һәрбер вак-төяккә төртеп күрсәтте. Минем янда гына түгел, кыз каршында да шулай сөйләште.

Кибеттән тәмлерәк әйбер алса да, аера иде бит, кечерәгенә тоттыра, ә олы кызыма: “Син зур инде”, – дия иде. Имеш, тәмле әйберне кечкенә балаларга гына өләшәләр. Мин бик рәнҗи идем шуңа. Әмма телемне әйләндереп, кызымны беренче көннән үк яклый алмадым шул. Эндәшмичә кала идем. Бәлки гел болай бармас дип уйлаганмындыр үземчә. Кемнең кем баласы икәнен кайнанам үзенең улына гел төрттереп торды, шуңа да бик әрни идем. Әнисе өйрәтеп тормаса, үзе алай әшәкеләнә белмәс иде әле ирем.

Кызганычка каршы, уртак бала туу безне аерды гына. Килен кешегә болай да килмешәк дип кенә карыйлар. Ә болай син икеләтә килмешәк сыман. Елганың бер ягында – син үз балаң белән, икенчесендә – уртак бала белән ир, аның ата-анасы тора сыман тоела иде миңа. Бәгырьдәге үпкәм дүрт ел җыелып килде минем. Сабантуй алды көнендә тишелеп акты. Кич белән эштән кайтып кергән ирем кызыбызга матур күлмәк тоттырды. “Мә, әни биреп җибәрде”, – ди.

Үл-ә-ә-м, берне җибәргәнче, бөтенләй бирмәсеннәр генә иде аны! “Болай булгач шундый ук матур күлмәк апасына да кирәк инде”, – дидем. Ә ирем: “Аның болай да бар түгелме соң?” – ди. Күренеп тора: аласы килми, кирәксенми. Чөнки барыбер чит күрде, анасы өстәп торды. Бүтән түзәр хәлем калмыйча, шул ук кичне китеп бардым. Олы балам хакына кечесен атасыз калдырдым дип әйтсәм дә була.

Бәйле