«Мин аны әле дә күңелемнән сыза алмыйм… Син – миңа, мин сиңа – бер генә!»

Фәргать белән безнең сукмаклар үрмә гөлләр кебек бер-берсенә үрелеп, чуалып үстеләр. Мин Татар Байтуганы авылы кызы, ә ул — бездән биш кенә чакрым ераклыктагы Алтын Тау бистәсеннән. Без 1 нче сыйныфка керәсе елны Татар Байтуганында татар мәктәбе ябылды да, бөтенебез дә укырга рус мәктәбенә бардык. Классны икегә бүлгәч, мин «А»да калдым, ә Фәргать «Б»га эләкте. //Сөембикә//

Шул елны, әниемнең иске пальтосыннан миңа пальто тектерергә дип Алтын Тау бистәсенә төшкән идек. Тегүче Рәхимҗан бабай, үлчәү алганнан соң, аркамнан сөйде дә: «Үскәч безнең бистә килене булмагаең әле, кызым. Алтын Тауда егетләр бик күп  бит», — диде. Бабайның бу сүзләре фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде дә куйды.

Иң беренче хатын ул миңа алтынчы класста укыганда язды. «Бөтен кызлар арасыннан миңа син генә ошыйсың», — дигән иде. Класстан класска күчкән саен ул хатлар ешайды, калынайды. Сигезенчедән соң Фәргать күрше авылга — тугызынчы класска, ә мин медицина училищесына укырга киттем. Бик сагынгач, күрешү сәгатьләре гел бәйрәмгә әйләнә иде.

Аннан, 1977 елның көзендә, мин аны армиягә озаттым, көтәргә вәгъдә бирдем. Солдат көтеп алулары бер дә ансат түгел. «Кызлар барысы да бериш» дигән сүзләрне күп ишеттем. Артымнан озата кайтучылар да булмады түгел, булды. Андыйларны: «Армиядәге егетемне көтәм», — дип шунда ук кире бордым.

Фәргать солдаттан кайтуга, 1978 елның декабрендә без өйләнештек, Яңа ел алдыннан гөрләтеп туй иттек. 1980 елда беренче чәчкәбез — кызыбыз Илүсә туды. Мин авылның фельдшерлык пунктында мөдир булып эшлим, ә Фәргать колхозда — тракторчы.
Әгәр хәзер миннән: «Тормышыңда бик кыен вакытларың булдымы?» — дип сорасалар, болай дип җавап бирер идем: «Әйе, булды. Газиз әниемне, әтиемне һәм бертуган апамны соңгы юлга озаткан минутлар. Аннан 1983 елның 13 мае…»

Ул көннән соң инде егерме биш ел вакыт үтсә дә, мин аны әле дә күңел дәфтәремнән сызып ташлый алмыйм. Фәргать ул чакта бик каты итеп кулын кисте… Язмышның ачы сынавы иде бу. Минем икенче балага авырлы чагым. Нинди генә сүз ишетмәдем ул көннәрдә. Болай да яралы йөрәккә тоз салдылар да салдылар. Кайсысы: «Нигә кирәк, тапма бу балаңны», — диде. Урамда туктатып: «Армиядән көтеп алганыңа үкенәсеңдер инде. Ир-атның ниндилеген алдан белеп булмый шул», — дип әйтүчеләр дә табылды.

Әнием исә: «Кызым, син гел теләп йөр, Аллаһы Тәгалә авырлы хатынның теләген кабул итә икән», — диде. Ни булса да, язмышта язганны күрермен, дип, тәвәккәлләп, баламны таптым. Улыбыз туды. Фәргать исә башта бик озак Куйбышевта больницада ятты, аннан Курган шә­һәренә барып операция ясатты.

Шушы борчулар аркасындамы икән, малаебыз бик чирләшкә булды. Мин эшкә чыккач, Илшатны гел әни карады, ул аның кулында үсте дисәм дә була.

Менә егерме ел инде без умарта тотабыз. Кеше ялында Сочига, диңгезгә китә, ә мин ялымны Фәргатькә булышырга, аңа азрак ярдәм итәргә дип алам. Ул миңа бик еш: «Умартаның да анасыннан килә», — ди. Oйе, гаиләнең дә бәхете хатын-кызда шул. Икәү кабызган учакны күбрәк безгә саклыйсы. Моның өчен язмышка бирешмәскә, нык булырга һәм кичерә белергә тиешбез. Үткән елларга борылып карыйм да, без бит матур тормыш иттек, дим. Фәргать кебек ирем булмаса, яраткан эшемдә дә эшли алмас идем. Караңгы төннәрдә авырулар янына чакырсалар, ул мине беркайчан да үземне генә чыгарып җибәрмәде. Без гел икәү йөрдек.

Каенанам белән дә әйбәт яшәдек. Бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Иң кадерле кешемне — Фәргатемне үстереп миңа бүләк иткән өчен каенанам белән каенатама зур рәхмәтле булдым.

Улыбыз Илшат Фәргатем кебек үк алтын куллы, мәрхәмәтле, дини (монысы әнием мәктәбе!). Яңа гына никахы булды. Киленебез Эльмира — Самара кызы. Илүсәбез дә Самара егетенә кияүгә чыкты безнең. Киявебез Нияз белән оныгыбыз Альбинаны үстерәләр.

Бүгенге көндә Фәргать белән без бик бәхетле. Алдагысы исә — Ходай кулында. Ике ел инде авылыбызда депутат вазифасын үтим, хатын-кызлар советы рәисе булып та эшлим. Бик күп гаиләләрдә булырга, төрле мәсьәләләр буенча киңәшләр бирергә туры килә. Яшь ханымнарны үзем белгән тормыш серләренә өйрәтергә тырышам. Ир-атларны исә аракы афәтеннән саклыйсы килә. Шуның аркасында үз гаиләм таркала язгач, салмыш ирләрне күргәндә йөрәгем бигрәк тә әрни. Авыл җыелышларында да шушы хакта чыгышлар ясыйм. «Бер-берегезнең кадерен белегез. Балаларыгыз тигезлектә үссен», — дим.

Бәйле