«Чаллыдагы чишмәгә куелган тәрене татарлар кискән?» [фото]

Узган елның декабрендә Чаллыдагы Урманчы чишмәсенә тәре куелган иде. 18 гыйнвар кичендә әлеге тәренең киселүе хакында хәбәр таралды. Урысларның бер өлеше бу эштә, әлбәттә, татарларны гаепләде. Икенче көнгә тәренең кем тарафыннан киселүенә ачыклык керде. //Азатлык радиосы//

Ачыклык кертү өчен беренче эш итеп Урманчы чишмәсенә бардык. Чыннан да, узган елның декабрендә чишмә чыккан урынга куелган тәре инде юк иде. Бары җирдән 40-50 сантиметр биеклектә тәренең аскы өлеше генә калган. Билге бик тигез, пөхтә итеп кемдер тарафыннан киселгән. Ярты-йорты гына кисеп, этеп аудару күренешләре сизелми. Тәрене ашыкмыйча, салкын канлылык белән кисүләре күренеп тора.

Якын-тирәдән, кар эченнән тәренең өске өлешен күрергә теләп күз йөртеп чыктык. Чишмәдән 20-30 адымда гына “Кафе” дип язып куелган бина, шунда кердек. Анда төзәтү эшләре бара, бер ир-ат һәм хатын-кыз буяу эшләре белән мәшгуль. Тәрене кемнәр кисүе, аның өске өлеше кайда булуы, полиция килү-килмәве белән кызыксындык. Алар кемнәр кисүен белми булып чыкты. Инде биредә журналистлар булуын, тәренең юкка чыгуы белән кызыксынуларын әйттеләр.

Ул арада җомга намазы вакыты да якынлашты. Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт белән элемтәгә керергә тырыштык. Аның мәчеттә булмавын, эшләр белән мәшгуль булуын әйттеләр. Чишмәгә тәре куйган поплар белән телефоннан сөйләшергә теләү дә уңышсыз тәмамланды. Телефонны алучылар юк. Хакимияттәге җәмәгатьчелек белән эшләү хезмәте башлыгы да телефонын алмады.

Вазгыять давыл алды тынлыгына ошап калды. Шулай да якындагы “Ихлас” мәчетенә юнәлдек. Җомга намазы тәмамланганны көтәбез һәм биредәге муллаларга (чалмалы вә чапанлы иделәр) чишмәдәге тәре турында сораулар юлладык. Алар мондый сорауларга җаваплар бирми булып чыкты. Мәчеткә җомга намазына килгән берничә бабай белән шушы хакта сөйләшергә теләк белдердек.

“Ихлас” мәчете

“Ихлас” мәчете

“Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан. Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Татары, урысы, чуашы һәм яһүдие дә Аллаһ нигъмәтенә шөкер итсен.

Ни өчен тәре кую бара? Кешене шайтан котырта. Мөселман белән христиан дус булмасын, ди. Һәм инде адәми шайтаннар бер-берсе белән әрләшә, сугыша башлый. Шулар булмасын өчен иман байлыгын сорарга кирәк”, дип белдерде мәчет карты. Аның сүзенә икенчесе кушылды.

Тәренең калган өлеше

Тәренең калган өлеше

“Кардәшем сүзләрен хуплыйм. Матур итеп яшәү өчен Аллаһыбыз күркәм табигать байлыкларын биргән. Аны үзеңнеке итәргә тырышу бик начар. Чаллыда 70кә якын милләт яши. Хәзер чишмәләр христианнарныкы гына булып чыгамы? Ни өчен алар чишмә чыккан урынга тәре бастырып куялар? Кемнән сораганнар, кем рөхсәт биргән? Алар бит чишмәгә бер кирәксез, халыклар арасында низаг чыгара торган нәрсә китереп куйганнар. Кемнәрдер урыс белән татарны талаштырырга тели. Кем куша аларга тәре куярга? Болар фетнә чыгару өчен эшләнә. Тәрене куючылар да, аны кисүчеләр дә шаярырга тиеш түгелләр.

Тарихны белмәгән килеш монда 1800 елларда ниндидер часовня булган диләр. Ләкин раслаулы бер документлары да, дәлилләре юк. Барысын уйлап чыгарганнар. Кем белә, заманында биредә мәчет тә торгандыр. Менә соңгы көннәрдә Шәймиевне күрсәтәләр, мактыйлар. Бездә ыгы-зыгылар чыгармады ул”, дигән фикерләрен әйтте икенче мәчет карты. Алар шушы сөйләшүдән соң фотога төшү генә түгел, исемнәрен әйтүне дә кирәк санамады. “Мәчет бабайлары дип әйтегез инде шунда”, диделәр алар.

Ул арада Мамадыш һәм Чистай шәһәрләрендә дә чишмәләргә тәре куелу турында әйтүчеләр булды.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова чишмәгә тәре кую турында Азатлыктан белгән. Шул тәрене кисү турында да бездән ишетте.

“Кайчандыр әлеге чишмәгә су алырга гаилә белән йөрдек. Анда бернинди тәре юк, һәркем үз савытына су ала, канәгать иде. Су акбурлы булды, чәйнектә юшкыны кала иде. Шуңа монда йөрүдән туктадык. Азатлыктан чишмәгә тәре кую хәбәрен укыгач, күңелем бик рәнҗеде. Чөнки мондый чишмәләр гомум файдалану урыны дип санала. Бездә төрле милләт, төрле дин. Чишмәләрдә бернинди билге торырга тиеш түгел. Әлбәттә, үзләренең саф урыс авылларында тәреләрен куя алалар. Саф татар авылларында да чишмәләргә айлар куялар. Ләкин гомум файдалану урынында икенче бер халыкны рәнҗетә торган тамгалар куярга ярамый. Рөхсәт бирделәр дигән сәбәп белән тәре куйган поплар да зур ялгышлык эшләде. Алар тарихка мөрәҗәгать итеп, монда часовня булган, шуңа тәре куйдык, диләр икән, безне урыс басып алганчы биредә мәчет булган дип әйтергә тулы җирлек бар. Хәзер бар җиргә айлар утыртып чыгыйкмы? Без күп милләтле, күп динле халыклар. Гомум урында бернинди билге, тамга булырга тиеш түгел.

Урманчы чишмәсендә

Урманчы чишмәсендә

Әлегә тәрене кем кисүе ачыкланмаган. Аны кем куйган, шул кискән булуы да ихтимал. Чөнки халык ризасызлык белдерә башлады. Яңадан мондый тиешсез тәреләрне органнар үзләре кисеп, мөселманнарга сылтарга да мөмкиннәр. Шуның белән аларны җыеп алырга сәбәп туа. Чиркәү яндыруда гаепләнеп күпме мөселман кулга алынды. Кулга алу җәберләүләр, газаплаулар өчен бик яхшы җирлек. Мондый билге торырга тиеш түгел дип тәрене хакимиятләр дә алдырырга мөмкин. Су – ризык. Аны чукындырырга ярамый. Аллаһ биргән ризыкны бүлгәләргә, тарткаларга кирәк түгел. Чишмә синеке дә, минеке дә түгел. Ул – Аллаһныкы. Тәренең куелуы дөрес булмады. Куелмаса, кисмәсләр иде”, дигән фикерләрен җиткерде Фәүзия Бәйрәмова.

Шушы әңгәмәдән соң тагын хакимияткә, җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллинга шалтыраттык. Тәрене кисүчеләрнең кем булулары белән кызыксындык. “Мин сезгә бу турыда берни дә әйтмим. Чөнки мин әйткәннәрне башкача уйнатырга мөмкинсез. Менә интернетта (сәхифәне дә күрсәтә) бу хакта язмалар бар, шуларга таяныгыз”, диде Рөстәм әфәнде.

Чаллы сайтлары сак кына рәвештә чишмәгә куелган тәренең шул ук куючылар тарафыннан киселүен, тәренең чиркәүгә кайтарылуын, киләчәктә аның Чаллының бер урамына бастырылачагы хакында бәян итәләр. Чаллыдагы “Эфир” телеканалы да шушыларны кабатлады.

Бәйле