Иң тәмле манник рецепты

Кирәк булачак:

2 стакан манный, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан кефир, 1 стакан каймак, 2 йомырка.

Пешерү тәртибе:

Барлык ингредиентларны кушып бутарга һәм ярты сәгатькә калдырып торырга. Соңыннан, 1 пачка разрыхлитель салып, тагын бер кат болгатырга һәм 200 градус кызулыкта пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Бәйле