Илдар Хәкимов иртә белән Гүзәл Уразованы югалтып, шок кичергән [видео]

Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә янәдән алмашулар. Бу юлы Илдар иртә белән торуга ниндидер сәерлек сизгән. Аның куллары йонсызланган, кечерәйгән, тырнакларында маникюр бар. Ни булган икән, белик әле. //Tatar Today//

Илдар Хәкимов гадәти үзенең бер иртәсендә барысы да һәрвакыттагыча булмавына тап була. Ванна бүлмәсенә кереп, көзгегә карау белән, ул үзенең куллары урынына башкаларны күргәч, шок кичерә. Аннан Гүзәл Уразова да якында юк бит, әллә кая киткән. Ул булса, аннан сорар иде, ичмасам. Ул тешләрен чистарта, чәчләрен тарап ала, кырына, аннары ашханәгә үтеп, үзенә иртәнге ашны әзерли. Куллар гына никтер тыңламыйлар әле.

Нәрсә булган соң, Илдарның иртәсе нигә өсте-аска килгән? Хикмәтнең нәрсәдә икәнен һәркем видеороликны карагач белер. Җырчыларның юморист һәм мәзәкчән икәннәре тамашачы өчен күптәннән билгеле мәгълүмат иде, бу төшергән видео кабат шуны исбатлый.

 

Бәйле