Салават Фәтхетдинов Инстаграмдагы беренче видеосында «Нефтихимик» хоккей такымы өчен җан ата

Шушы көннәрдә җырчы Салават Фәтхетдинов Инстаграмда үзенең рәсми аккаунтын булдырган иде.  Шул ук көнне аның берничә гаилә фотолары да барлыкка килде. Бу юлы Салават әфәнде беренче тапкыр Инстаграмда видео урнаштырган. Моның турында «Татар малае» да хәбәр итә. //Tatar Today//

Видео Түбән Камада урнашкан «Нефтехимик» боз сараеннан. 23 гыйнвар сәгать 19.00 анда «Нефтихимик» һәм «Сибирь» хоккей такымнары уйнаган. Салават Фәтхетдинов та махсус хоккей карарга дип, шунда барган.

«Менә «Нефтихимик» өчен җан атарга килдем әле. «Ак барс» өчен кайгырмыйм, аларның барысы да яхшы. Чит балалар булмый, «Нефтихимик» та безнеке бит», дип язган ул.

Бәйле