Салават Фәтхетдинов Инстаграмда рәсми аккаунт булдырып, гаилә фотолары белән бүлешә

Җырчы Салават Фәтхетдинов Инстаграмда рәсми бердәнбер үзенеке булган аккаунтын булдырган. Моның турында блогер «Татар малае» хәбәр итә.

//Tatar Today//

Салават әфәнденең инде бер көн эчендә берничә фотосы да барлыкка килгән. Берсендә ул җәй көне гаиләсе белән тамашачыларына сәламнәр юллый.

Шулай ук, «Уфадагы ышанычлы дусларыбызда» дип урнаштырган җылы мөхиттәге фото һәм әнисенә Аксәет авылына юл тотып, кибеттән тәмле күчтәнәчләр алганда төшкән мизгел дә бар.

Бәйле