«Ел студенты» республика конкурсының җиңүчесе билгеле булды

25 гыйнварда Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган «Ел студенты» республика конкурсында елның иң яхшы студенты дип Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.

Гран-при иясен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. Ул бу җиңү Нәфискә дөньяның теләсә кайсы вузында укырга мөмкинлек биргәнлеген билгеләп үтте.

«Мин Татарстанның иң уңышлы студентларын сәламләү хокукына ия булдым. Республикада 28 вуз һәм югары уку йортларының 23 филиалы эшли. Аларда 150 мең студент укый. Республика хакимияте дә сезнең үсешкә үз өлешен кертә, чөнки кеше капиталын үстерү дәүләткә файдага икәнлеген аңлый. Бары тик сезнең белән генә без зур чараларны тормышка ашыра алабыз»,  дип белдерде тантанада Фәрит Мөхәммәтшин.

Төп бүләктән кала, «Ел студенты» җиңүчесенә диплом, статуэтка, махсус жилет һәм IPhone 6S тапшырылды.

 

Татар-информ

Бәйле