Хачапури рецепты

Кирәк булачак: 

1 ст. кефир, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы сода (уксус белән), 0,5 бал кашыгы шикәр комы, 3 стакан он, 200  г эремчек, 120-150 г сыр, сарымсак, көнбагыш мае.

 

Пешерү тәртибе:

Камыр басабыз: кефирга тоз, сода, шикәр комы салып болгатабыз. Әкрен генә бутый-бутый он кушабыз һәм камыр басабыз. Әзер камырны пакетка салып 20 минутка калдырып торабыз.

Эчлек өчен угычтан чыгартылган сырны, эремчекне бергә кушабыз. Тоз, вак итеп туралган сарымсак салып, яхшы гына болгатабыз. Теләгән кеше укроп та кушып җибәрә ала. Әзер булган эчлекне дүрткә бүләбез.

Камырны да дүрт кисәккә бүлеп куябыз. Һәр кисәкне юка итеп җәябез. Түгәрәкнең бер ягына эчлек салабыз да, камырны ябыштырабыз.

Хачапурины майлы, кызган табада ике яктан да кыздырып алалар.

 

Бәйле