Артур-Марат Меладзе белән Бондарчукка охшый башлаган? [фото]

Артур-Марат дуэты март аенда узачак концертларына әзерләнә. Афишалар да күптән чыккан. Әмма яңа форматтагы афишада Марат белән Артурны, гомумән,  башка җырчыларга охшатканнар //Tatar today//.

Инстаграмда Артур белән Марат тамашачысына яңартылган афишаларын тәкъдим итте. «Менә сезгә үзгәреш җиле, яңа имидж», дип шаярткан алар. Интернет кулланучылар да шаяруга җавап итеп үз фикерләрен калдырган. Маратны Меладзе һәм Михайлов белән  чагыштырганнар. Ә Артур Федор Бондарчукка охшаган дигәннәр. Ә сез нидни фикердә?

 

Бәйле