- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Салават Миңнеханов машинада руль артында барганда янында утырып баручы пассажирларның гадиләрен сайламый, ә талант ияләрен генә алып бара икән. //Tatar Today//
Салаватның кырыенда танылган халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев бара. Җитмәсә, хисләнеп Пушкинның “Зимнее утро” шигырен башыннан азагына кадәр хәтердән сөйли ул.
Табигать тә нәкъ бу шигърияткә туры килә: җиһанда кыш патшабикә, ялтырап яткан ап-ак кар, якты һәм хәерле кышкы иртә, күзне камаштыра торган кояш һәм артисттан илһамлану мизгелләре…
Салават Миңнеханов урнаштырган видео астына язучылар да күңеле белән картаймаган халык артисты белән соклана: “Исән-сау гына була курсен! Равил абый татар театрының падишаһы, бәләкәйдән үк аны тыңлап үстек, аның уйнаган спектакльләрен карадык. Хәерле озын гомерләре белән иҗат чишмәләре саекмыйча, яраткан тамашачыларын сөендереп яшәсен!”