«Осиново» бистәсендә йортларны җимертмәкчеләр, өметләре президентта

Бу көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмга чыгарган Зәңгәр күл фотосы астында торак проблемалары булган кешеләр яза.//Tatar Today//

Аеруча Яшел Үзән районының Осиново бистәсе Дубравная урамында яшәүчеләрнең мәсьәләсе бүгенге көндә бик актауаль. Алар президентка мөрәҗәгать итеп, үзләренең проблемаларын сөйли.

Менә Резедә исемле кулланучы болай яза: «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Осиново бистәсе Дубравная урамындагы 19 йортта яшәүчеләр «Газпром»ның газүткәргеч зонасына эләктек, безгә йортларны суд аша сүттермәкче булалар. Проблемабызны чишәргә булышсагыз иде… Безнең балалар белән урамда калуыбыз да ихтимал…»

Аңа икенче берәү кушыла: «Без сездән ярдәм сорыйбыз! Мин 3 бала әнисе. Өч ел элек без зур өй алу нияте белән үзебезнең фатирыбызны, бакчабызны саттык. Осиново бистәсе Дубравная урамыннан суы һәм газы кертелмәгән өй сатып алдык. Аны яшәргә яраклаштырыр өчен, ана капиталын шунда тоттык һәм әле кечкенә булмаган кредит та алдык. Хәзер безне шул өйләрдән куып чыгаралар, җимерергә диләр. Безгә ни эшләргә? Без тиздән бомжларга әйләнә алабыз… Сез «Салават күпере» торак комплексы буенча фатирларын ала алмаучыларга буыштыгыз, безгә дә ярдәм итә алсагыз иде…», дип ачыргаланып яза.

 

Бәйле