Татарстанда яңа туган балага 100 елдан артык кушылмаган исем биргәннәр [фото]

Хәзер ата-аналар балага исем сайлауга бик җидти карый. Истә калырлык, шул ук вакытта, сирәк, матур, яңгырашлы исемнәр эзли яшьләр. Чаллы шәһәрендә дә яңа туган кызга бик сирәк һәм гадәти булмаган исем кушканнар //Tatar Today//.

Гыйнвар аенда Айрат һәм Эльвира  Миннегалиевлар гаиләсендә икенче балалары дөньяга килә. Кызчыкка алар Шарифель дигән исем сайлый. 26 гыйнвар көнне бәхетле әни кызы белән Чаллының балалар тудыру йортыннан чыга.

Интернет киңлекләрендә булган мәгълүматка ышансак, әлеге исемне 100 елдан артык кушмаганнар икән. Шулай итеп, 1902 елда Шарифель Касимова туган, ә 1912 елда Шарифель Ахмарова  дөньяга килгән дип теркәлгән.
Мәгълүмат Чаллы хәбәрләре сайтыннан алынды.

Бәйле