Гаҗәеп хәл, Япония университетында татар теле укытыла башлый [фото]

 

Япониянең Цукуба университетында татар теле укытыла башлый. Аны татар телен өйрәнгән Мидзуки Накамура укытачак. Дәресләр өчен ул япон телендә беренче татар теле дәреслеген дә әзерли. Моның турында Азатлыкка ул үзе белдерде.

 

Токиода татар теле дәресләренә йөрүчеләрЯпониядә университет дәрәҗәсендә татар теле тарихта беренче тапкыр укытылачак. Моңа кадәр Токиода теләүчеләр өчен курслар оештырылган иде, аларга егермеләп кеше йөри, күбесенчә, японнар.

Цукуба университетында татар телен Мидзуки Накамура укытачак. «Университетымның БДБ илләре югары уку йортлары һәм Казан университеты белән килешүе бар. Бездә Русия, Үзбәкстан, Казакъстаннан килеп укучылар күп. Шул ук вакытта чит илләргә укырга киткән япон студентларыбыз да бар, шуңа күрә аларга тел дәресләре кирәк. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә телне мин укытырмын», дип сөйләде Мидзуки Накамура Азатлыкка.

Мидзуки сүзләренчә, әлегә татар теле дәресләренең графигы билгеләнмәгән. Япониядә академик ел апрель аеннан башлана, шуңа дәресләр шул айда башланырга тиеш. Хәзергә Мидзуки уку-укыту әсбапларын әзерли. «Татар телен укырга теләүчеләр өчен япон телендә татар теле дәреслеген яза башладым. Япониядә татар дәреслеген яки сүзлеген табып булмый, шуңа минем дәреслегем япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге булачак», диде ул безгә.

Татар теле дәресләренә тел белән кызыксынган студентлар йөри алачак, алар факультатив буларак тәкъдим ителәчәк. Мидзукига татар телен укытуны Цукуба университеты үзе тәкъдим иткән. Дәресләрне һәм дәреслекләрне дә университет финанслаячак, диде Мидзуки .

Мидзуки Накамура – татар тамыры булган япон кызы. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, аның әбисенең әти-әнисе Уфа татарлары була. 1917 елгы инкыйлаб һәм аннан соңгы ватандашлар сугышы сәбәпле алар Харбинга киләләр һәм аннан соң Япониянең Йокоһаме шәһәренә күченәләр. Мидзуки татар телен тырышып үзләштерә, Халыкара татар теле олимпиадасында катнаша.

Казан университеты белән Цукуба университеты арасында 2015 елда студентлар алмашу турында килешү төзелгән иде. Хәзерге вакытта әлеге програм нигезендә видеоблогер Азат Кашапов укый. Татар телен тирәнтен өйрәнгән япон егете Юто Хишиями сүзләренчә, яңа уку елына Цукуба университетыннан ике япон студенты да КФУга укырга килергә җыена. Аларның берсе керәшеннәр белән кызыксына, дип язып чыкты Юто.

Бәйле