20 яшьлек Раилә Сатдинова: «Йөри алсам, машинага да утырмыйча, гел җәяү хәрәкәтләнер идем…»

Тәрәзә төбендә урамны күзәтеп кечкенә кыз утыра. Эх шушы пыяланы! Үтә күренмәле булса да, кояш нурлары гына кертә шул – авыл һавасын, җирдәге үләннәрнең йомшаклыгын үткәрми. Андый вакытларда Раиләнең, тәрәзәгә үч итеп, урамга чыгып йөгерәсе килә башлый. Читтәрәк уйнап йөргән иптәшләре дә бик сөенер иде кызны күреп. Сөенеп кенә калмаслар – шаккатарлар иде. «Раилә йөреп киткән!» – дип тел шартлатып сөйләрләр иде. Тик булмый шул, күпме генә теләсә дә, аяклары йөрми кызның. Шуңа күрә, урамны күп очракта әнә шулай пыяла аша гына күзәтергә туры килә… //Безнең гәҗит//

Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче 20 яшьлек Раилә Сатдинова балачагының шушы бер мизгелен искә алды да, тынып калды. «Бу миңа бирелгән сынау. Баштарак кимсенсәм дә, хәзер мин аны кабул иттем, дөньяга күз яшьләре аша түгел, өмет-хыяллар белән карыйм!» – дип сөйләде ул.

«ДУСЛАРЫМ БЕЛӘН ТУЙГАНЧЫ УЙНЫЙ АЛМАДЫМ»

Күпләр үзенең бала чагы турында сөйләгәндә карлы тауга барып чана шууларын, койма башында йөрүләрен искә ала. Ә Раиләнең андый хатирәләре юк. «Кечкенә чагымда», – дип сүз башлагач та, еш кына авыртынуын, сызлануларга түзә алмыйча елавын, аңа кушылып әнисенең дә күз яшьләре түгүен беренче булып исенә төшерде кыз. Әнисе бик авырлык белән, 4 сәгать җәфалангач кына дөньяга китерә алган аны.

– Чыкмый интектергәч, тартып алганнармы, әллә тугач ялгыш берәр нәрсә эшләткәннәрме – минем оча башы сөягем чыккан. Тик без бу турыда 13 елдан соң гына белдек, – дип аңлата кыз.

Башка балалардан аермалы буларак, тугач та айлар буе бертуктаусыз диярлек елаган ул. «Кай җире авырта икән соң?» – дип, бик хафаланган кызның туганнары. Айлар буе больницаларда ятып тикшеренүләр дә ачык кына аңлатма бирмәгән – «кызыгызның аяклары хәрәкәтләнми. Димәк, «ДЦП» дип кенә аңлатканнар. Үсеше буенча яшьтәшләреннән берни белән дә калышмаган Раилә – бары тик тәпи генә йөреп китә алмаган. Бастырып куйган вакытта да, гәүдәсен тота алмый егыла торган булган. Әле җитмәсә, авыртуга чыдый алмыйча, елаган да. Кай җирең авырта, диюләренә бил өлешенә төртеп күрсәткән.

– Аның биленә кул белән дә кагылып булмый иде, шунда ук кычкырып җибәрә, – дип сөйли кызның әнисе Тәнзилә ханым. – Ник болай икән соң, дип, табибларга бардык та – бөерләренә салкын тигән, диделәр. Ничә еллар буе бөерен дәваладылар аның. Әле шулай күпме дәвалаган булыр идек, 13 яшендә сөякләрне урынына утыртучы дәвалаучы янына бардык. Ул безгә шундук баланың оча башы сөяге чыгуын әйтте һәм аны урынына утыртты. «Бөер» авыртуы шуннан соң гына бетте Раиләнең. Сөяген урынына утыртканнан соң, балкып, яктырып киткәндәй булды – йөзенә сәламәт алсулык кунды аның. Тик менә аякларына гына баса алмады…

Адәм баласы теләсә нинди авырлыкларга да җайлаша бит ул – Раилә дә өй эчендә йөргәндә гел-гел әтисе кулында гына утыра алмаячагын аңлагандыр инде – дүртаякланып йөрергә өйрәнгән. Әнә шулай акрын гына аш бүлмәсенә чыгып, өй тирәсендә була торган эшләрне дә караштыра әле ул!

– Бала чакта иң җанны көйдергәне – дуслар белән туйганчы уйный алмау иде инде, – дип сөйли кыз. – Мин бит мәктәпкә барып йөри алмадым, өйгә килеп укыталар иде. Сыйныфташларым белән шул бәйрәмнәр вакытында, әллә нигә бер күрешсәк кенә… Яки алар хәл белешергә дип килеп китәләр. Ә мин һәрвакыт күз алдыма мәктәпне китерә идем. Анда шундый зур такталар, күп парталар, малайлар-кызлар бөтенесе бергә тәнәфестә чабулыйлардыр. Аларга дәресне әзерләми килсәң дә куркыныч түгел инде – укытучы бит бөтен баладан да берьюлы сораштырып бетерә алмый. Ә мин, өйдә укыгач, укытучы биргән бөтен сорауларга да фәкать үзем генә җавап бирергә тиеш идем…

Тик иң авыры бу булмаган әле: кечкенәдән бергә уйнап үскән дус кызы 11нче сыйныфны тәмамлап, калага күченгәч нәүмизләнеп калган Раилә. Мәктәпне бергә тәмамларбыз да, бергә Казанга укырга керербез, дип хыялланган бит ул.

imageпп

imageп

Кызның кул эшләре

– Тик бөтен әйбер дә алай җиңел булмый: шәһәргә бит әле ул килдең дә урнаштың гына түгел. Кайда торырга, урамда ничек йөрергә дигән сораулар туды. Тик барыбер киләчәктә мөстәкыйль булырга омтылдым. Үз тормышымны корасым килә: авылда дүрт стена арасында утыру да рәхәт түгел бит. Дусларым, танышлар бөтенесе шәһәргә таралышып бетте. Хәзер миннән кечкенәрәкләр дә киттеләр инде – мин генә әти-әни белән калдым. Көннәр бер-берсенә шуның кадәр охшаш! Иртән торгач, әни белән чәй эчәбез, тормыш хәлләрен, минем хыялларым турында сөйләшәбез. Күңелемдә гел бер уй гына: «Эх, Казанга китсәм иде дә, шунда тырнаклар ясаучы остага укып, кешеләргә маникюрлар ясап, акча эшләсәм иде», – дим. Хәзер бит салонга барып эшләү мәҗбүри түгел, күпләр өйдә дә кабул итә. Яраткан, үземә кызыклы эш тә булыр иде, акчасы да… Менә шундый матурлык тудыра торган вак эшләрне бик яратам мин. Чигәм дә, бәйлим дә, бер дә тик утырасым килми. Көн буе телевизор гына карап, җыр гына тыңлап йөрү дә туйдыра бит…

КОЛЯСКА КИРӘК

Хыяллар турында сүз башлагач, Раилә белән аның сәламәтлеге турында да сөйләшеп алдык. «Аякка басарыма әле дә ышанам, реабилитацияләр үтәм, йөрәктә өмет бар инде ул», – ди кыз. Һәм шундук йөзләре балкып, беренче мәртәбә аягына басып караган көнен искә ала: больницада дәвалану узган вакытта кызны махсус бер җайланмага урнаштырганнар: билләреннән бау белән тотып тора, һәм кыз табанына баса ала.

– Минем өчен бу әллә нинди чит тойгы иде. Үзеңне галәмдәге «невесомость»ка эләккән кебек хис итәсең. Кечкенәдән әти күтәреп йөртте бит мине, шуңа күрә биеклеккә өйрәнгән идем, әллә ни баш әйләнмәде, тик барыбер бик рәхәт хис иде бу. Табаннар белән идәнгә кагыласың бит!!! Әгәр кулымнан килсәме – мин гел басып кына торыр идем! Аякларым йөрсә, бер дә утырмыйча, көннәр буе басып торыр идем! Хәзер күп кеше машинада йөри бит, атлап йөриселәре килми, кибеткә барасы булса да машинага утырдың, чыктың киттең. Ә мин гел әйтәм: йөри алсам, машинага да утырмыйча, гел җәяү хәрәкәтләнер идем, дим.

Әйе, өметләнәм үзлегемнән йөреп китәремә. Операция ясап, бот һәм табан астымдагы сеңерләрне озынайттык, аякларым тураеп бетмиләр иде, хәзер инде уңай якка үзгәреш бар. Билгеле, дәваланган вакытта төрле хисләр кичерергә туры килә: сызланулар, талчыгулар да була. Кайчак шөгыльләнәсең, басмакчы буласың аякка – килеп чыкмый. Андый вакытта әнигә сөйлим инде: «И әни, әллә юкка гына йөрибезме икән акча сарыф итеп больницаларга», – дим «Йөргән белән йөрмәгән бер булмас», – дип кырт кисеп әйтеп куя да әни, мине тынычландыра. «Барыбер нәтиҗәсе юк – ник йөртәләр икән интектереп», – дип әйткән кешеләр бар ул минем турында. Тик уйлап карасаң, элек махсус җайланмага утыргач, мине инструкторлар тартып йөртә иде, ә инде хәзер акрынлап, аяк очларына басып булса да, үзем дә әз генә йөри башладым.

Сәламәтлегеңдә уңай үзгәрешләр булсын өчен, күңел тынычлыгы һәм сине хуплап торучылар да кирәк шул. Андый кешеләре бар Раиләнең. Үзе кебек физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән еш аралаша ул. «Бу дөньяда бер мин генә шундый түгел!» дигән уйлар авыр вакытларында сынмаска көч бирә икән. Егерме яшьлек кызга бирешмәскә аның хыяллары да булыша. Сөйләшеп утырган вакытта берничә мәртәбә иң зур хыялым дип сүз башлый да, әйтимме-юкмы дип уйлагандай, бераз тын торгач: «Тизрәк шәһәргә китәсем килә!» – дип куя. Быел җәй көне Казанга дус кызына кунакка килгәч тә, калада үзенең яңа сулыш алуын, җиңеләеп киткәндәй булуын тойган кыз.

Дуслары белән

– Шәһәргә килгәч, тормышым да үзгәреп китәр кебек тоела. Тормышымда ниндидер үзгәреш ясыйсым килә – бер үзгәртеп кору, алга этәреш кирәк. Ләкин шәһәргә китүнең дә үз авырлыгы бар. Аның беренчесе – коляска булмау. Социаль яклау үзәгеннән гади арба бирделәр миңа, тик аның тәгәрмәчләрен әйләндереп, җан чыга. Такыр юлдан гына йөри ала ул, карга барып керсәң – батасың да каласың. Хәзер бит сатуда әллә нинди яңа төрдәге арбалар җитәрлек. «Коляска активного типа», «коляска с электроприводом» дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Менә шуларның икесенең берсен аласым килә. Хәрәкәтләнергә җиңелрәк булыр иде дим, тик алар бик кыйммәт шул – бәяләре 100 мең сумнан башлап. Үзебез генә күтәрә алырлык сумма түгел бу…

Раилә хыялының тормышка ашачагына ышанып мөрәҗәгать иткән безгә. Мәрхәмәтле кешеләр аз булса да булышмасмы дигән уй канатландырган аны. «Ә инде урамда йөрүне җиңелләштерә торган арбасы булса, ул вакытта калган хыялларымны тормышка ашыру бары тик үземнән генә торачак, мин бирешмәм!» – ди кыз.

Әгәр Раиләгә коляска алырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, «Сбербанк картасына (номеры – 4276620015156346, хуҗасы – Раилә Сатдинова) акча күчерә ала.

Белмәүчеләр өчен белешмә: акчаны Сбербанк бүлекчәләрендә операторлар ярдәмендә күчерергә мөмкин. Шулай ук редакция аша да тапшырырга була.

Айгөл Закирова

Казан-Чүпрәле Казан

Бәйле