Данир Сабиров 30 яшьлеген үткәрү серләрен ача башлады [артист тормышы]

Популяр юморист, пародист, җырчы Данир Сабиров ныклап торып 1 февральдә буласы концертына әзерләнә. Ул хәтта кичә программасын да җырчы Салават Фәтхетдинов белән язып утыра. //Tatar Today//

Төнге бергә карамастан, ике җырчы да эш белән мәшгүль. Салават әфәнде: «1 февральдә Казанда минем иң сәләтле укучым, данлыклы Данир Сабировның концерты булачак. Килми калмагыз! Сезгә кызыклы тамаша булсын дип, тырышып утырабыз. Гаять зур һәм яңа шоу булачак», ди.

Данир бу сүзләрдән бик канәгать калып: «Рәхмәт! Салават абый белән беренче тапкыр концерт прогаммасы төзибез», дип әйтә.

Сүз уңаеннан, 1 февральдә «Пирамида» концертлар залында Данир Сабировның 30 яшьлеге уңаеннан зур тамаша көтелә. Концертта, шулай ук, татар эстрадасының башка җырчылары да: Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Венера Ганиева, ИлСаф, Айдар Галимов катнашуы да көтелә.

Бәйле