«Хатын тик торганда утырып эчә башлады, фатирны калдырып, авылга кайтып киттем…»

Алтмыш яшемдә икенче кат өйләндем. Икенче хатыным да, мин дә – аерылган кешеләр. Икеләнеп кенә яшәп киткән идек, менә бишенче ел китте, матур гына яшәп ятабыз. Мин үзем гомер буе дип әйтерлек Казанда яшәдем, аннары сигез ел элек авылга кайттым, әнине карадым. Беренче хатын белән аерылышып, аңарда фатирны калдырып, бер нәрсә дә алмыйча, кулыма бер пакет тотып кайтып киттем. Әниемне башта үзем генә тәрбияләдем, аннары ахыргы елларын шушы икенче хатын белән кадерләп карап, соңгы юлга озаттык. //Безнең авыл гыйбрәте//

Уйлап карасаң, минем тормышым да гыйбрәтле бит. Беренче хатын белән нәрсәгә аерылыштык дисәгез, сәбәпләре дә бар. Туксанынчы елларда базар мөнәсәбәтләренә кереп китте бит ил. Хатын акчага кызыкты, иптәш хатыны белән базарга сату сатарга киттеләр. Югыйсә, эше әйбәт иде, нефть өлкәсендәге бер оешмада хезмәт куя иде. Ләкин базарга кызыкты шул, Польша, Төркия, Грециягә барып, чүпрәк-чапрак алып кайтып сатарга тотынды. Сатканын сатты, сата алмаганы шул килеш калды, 6 миллион акча белән янды.

Ул чактагы миллионнар һаман күзне камаштырып искә төшә әле. Үзенең эше барып чыкмагач, хатын башка кешегә сатарга тотынды. Гел башы-аягы белән базар эченә чумды. Андагы галәмәтләрне шунда эшләгән кеше генә белә! Хатыннар салкында басып торалар, җылыныр өчен сала башлыйлар. “Кит базардан, кайт үзеңнең эшеңә!” – дип, күпме әйтеп карадым, кул гына селтәде. Имеш, монда җайлырак, акчасы да бара, чумарасы да. Бармады инде берни дә, пычагым, барысы да каядыр югалып кына торды. Хатын әкренләп эчүгә чумды. Шундый тормыш аның үзенә ошый иде булса кирәк. Иртән киенеп-ясанып китә, ниндидер азәрбайҗаннарга да сатты, башкасы да калмады. Алар белән ул базарда ниләр кыланганын мин белмәдем дә, беләсем дә килмәде.

Ләкин салган хатын озакка бармый шул ул. Туктамыйча эчә башлагач, иртән базарга китә алмаган чаклары да ешайды, аның урынына, билгеле инде, башка хатынны бастырдылар. Минеке кире барып караган иде, яңа сатучы зәһәррәк булган ахрысы, моны куып җибәргән, әшәке сүзләр дә кычкырган бугай әле. Минем хатын шуннан соң бөтенләй төпкә китте, тик торганда утырып эчә иде. Өйгә төрле хатыннар, ирләр килеп, кухняда төне буе сасып утыра башладылар. Минем көрәшерлек теләгем калмаган иде инде.

Җитмәсә, авылда әни дә авырый башлады, атна саен кайтып, өй эшләрен карап йөрдем, ашарына да пешердем. Сиздем инде – миннән башка алга таба тора алмаячак, шуңа күрә тоттым да авылга бөтенләйгә дип кайтып киттем. Шул китүемнән бүтән әйләнеп кайтканым булмады. Хатын анда нишләп беткәндер, аралашканым юк, аерылышуны да үзебездән башка гына аердылар. Эчүен шул эчүе белән дәвам итсә, озак яшәмәс шул ул. Алай да, белгән кешеләр былтырларын аны исән әле дип хәбәр җиткергәннәр иде. Хатын-кыз эчә башласа, бигрәк яман икән, моны мин үз күзләрем белән күрдем. Инде, Ходаем, хәзерге хатыным белән тигезлектән аера күрмәсен, бигрәкләр уңдым, үзе пөхтә, үзе тәмле ашлардан өзми. Ир кешегә тагын ни кирәк?

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий