Алмаз Хәмзин Сара Садыйкова белән танышу истәлекләрен сөйли, Нурзадә шуны төшерә

Татар эстрадасы җырчысы Нурзадә Инстаграмында данлыклы татар юмористы, шагыйрь Алмаз Хәмзиннең бөек композитор Сара Садыйкова турында истәлекләрен сөйләүне төшереп алган. Искә алулар юлда була, шуңа: «Юл буе кызык, мәзәк хәлләр сөйләп көлдерделәр! 6 сәгать вакыт сизелми дә калган», дип әйтә җырчы.

//Tatar Today//

Алмаз абый үзенең иң беренче сәхнәгә аяк баскан еллары турында сөйләде, аеруча да Сара Садыйкова белән танышкан мизгелләр иң күңеллесе булган икән аның. «Сара апа чакырды. Минем әле студент чак. Килдем. Ишекне ачу белән: «Торт та алып килмәгәнсең, чәй эчерермен дигән идем». Үзе телефоннан сөйләшә. Чыгып китеп торт алып кайтам, ә ул һаман телефонда. (Сара апа бу мәлдә язучы Гомәр Бәширов белән сөйләшкән икән). Бер сәгать буе тик утырып алгач, өстәл өстендә бер җыр күреп алып, шуны үземә күчереп куйдым», ди хатирәләргә бирелеп Алмаз Хәмзин.

 

 

Бәйле